Саба ТВ

Татарстан язгы су ташуга әзерләнә

Казанда язгы су ташкынына каршы торуда әзерлек башланды. 400ләп йорт урнашкан 13 квадрат километрлы мәйданны су басуы мөмкин. Бу хакта бүген дүшәмбе эшлекле киңәшмәсендә җиткерделәр. «Гражданнарны саклау идарәсе мәгълүматлары буенча, Казанда кар һәм боз сыйфатында 52 млн тонналап су тупланган», - дип хәбәр итте структура җитәкчесе Фердинант Тимерханов.

Ул җылытканчыга кадәр карның калынлыгы 65 сантиметр, тыгызлыгы бер кубометрга 350 килограм булуын җиткерде. Һәм ул уртача еллык нормадан 10 процентка артык.

Су ташуыннан 1223 кеше зыян күрергә мөмкин. Иң борчулы урын - Кемеровская урамы икән, ул түбәнлектә урнашкан һәм су агып китәр урын юк. Лукин урамы бик чүпләнгән, мөгаен, коллектор ватылгандыр. Салмачы һәм Константиновка бистәләре дә борчу тудыра. Әле болар потенциаль куркыныч янаган урыннарның бик азы гына, дип белдерделәр киңәшмәдә.

Арсений МАВРИН
Татар-информ

 

______________________________________________________________________________________________________________________________________

 

Безнең инстаграммга кушыл ===>>> Instagram.com/trksabadulkynnary/

______________________________________________________________________________________________________________________________________

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: