Саба ТВ

Татарстан синоптиклары һава торышының начарлануы турында кисәтә

Синоптиклар мәгълүматлары буенча республикада кар явачак, буран булачак.

(Казан, 17 март, "Татар-информ"). Иртәгә төнлә һәм көндез һава шартлары начарланачак. Бу хакта Татарстан Республикасы Гидрометерология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Синоптиклар мәгълүматлары буенча республикада кар явачак, буран вакытында күз күреме 500 метр яки аннан да азрак булырга мөмкин. Төньяк-көнбатыштан 15-20 м/с тизлектә җил исәчәк. Юлларда кар көртләре, урыны белән бозлавык булачак.

Казанда да һава шартлары үзгәрәчәк. Шулай ук буран һәм 17 м/с тизлектә җил булачак.

 

______________________________________________________________________________________________________________________________________

 

Безнең инстаграммга кушыл ===>>> Instagram.com/trksabadulkynnary/

______________________________________________________________________________________________________________________________________

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: