Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Татарстан - Россия субъектларында инвестицион климат хәле буенча илкүләм рейтингта беренче

Икенче урында - Белгород өлкәсе, өченче - Калуга өлкәсе

(Казан, 17 июнь, «Татар-информ»). Татарстан - Россия Федерациясе субъектларында инвестицион климат хәле буенча илкүләм рейтингта беренче. Бу хакта бүген Петербург халыкара икътисади форум кысаларында игълан ителде.

Чарада Россия төбәкләреннән барлыгы 50 дән артык губернатор катнашкан. Шулай ук ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов та бар иде, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Рейтинг нәтиҗәләрен Стратегик инициативалар агентлыгы җитәкчесе Андрей Никитин хәбәр итте. Ул сораштыруда бөтен илдән 400 меңнән артык эшмәкәр катнашты, дип белдерде. Рейтинг төзергә Россия эшлекле һәм эшмәкәрлек берләшмәләре заказ биргән.

Андрей Никитин сүзләренчә, төбәкләрдә кадастр исәбенә кую срогы кимү, эшмәкәрләрне теркәү процедурасы һәм төзелешкә, электр челтәренә тоташтыруга рөхсәт бирү сроклары кыскартылу билгеләп үтелә.

Реклама

Бизнесменнар контроль-күзәтчелек тикшерүләрен үткәрүгә, коррупция гамәлләренә таләпчән була башлады, диде Никитин. 43 төбәктә юллар сыйфаты яхшыруы билгеләп үтелгән.

Шулай итеп, Татарстан Республикасы рейтингны җитәкли, икенче урында - Белгород өлкәсе, өченче - Калуга өлкәсе.

Беренче унлыкка Төмән өлкәсе, Мәскәү, Владимир өлкәсе һ.б.лар кергән. Дүрт төбәк рейтингка кермәгән, нәтиҗә ясау өчен кирәкле мәгълүмат җыелмаган, дип аңлатты Никитин.

Россия Президенты Татарстанны илкүләм инвестицион климат рейтингында җиңү белән котлады

(Казан, 17 июнь, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин Петербург халыкара икътисади форумының пленар утырышында чыгыш ясады. Ул анда Татарстанны федерациянең башка субъектлары арасында төбәкләрдәге инвестицион климат буенча илкүләм рейтингта җиңүе белән котлады.

"Мин җиңүчеләрне котлауларга кушылырга телим. Аларның Татарстан Республикасы, Белгород һәм Калуга өлкәләре булуын искәртәм. Тула, Владимир, Төмән, Киров, Липецк, Орлов өлкәләре һәм Мәскәү шәһәренең дә сизелерлек уңышка ирешүен әйтеп узасы килә", - дип дәүләт башлыгы сүзләрен китерә "Новости" РМА.

Владимир Путин: "Нәтиҗәләргә карап фикер йөртсәң, бездә инде лидерлар үзәге формалашты, алар традиция буенча рейтингның беренче баскычларын били. Ә калганнар кайда дигән сорау туа", - дип тә өстәде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев