Реклама
Көндезге сәгатьләрдә һава температурасы +25 градуска җитәчәк.
(Казан, 11 август, "Татар-информ"). Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген республикада алмашынучан болытлы һава торышы саклана. Көндез урыны белән кыска вакытлы яңгыр көтелә.
Көн дәвамында көньяк-кынбатыштан талгын җил исә. Татарстанда көндезге максималь һава температурасы һава +20..+25 градуска җитсә, Казанда +22..+24 градус җылы булачак. Татарстан башкаласында яңгыр яумый, ди синоптиклар.
______________________________________________________________________________________________________________________________________
Безнең инстаграммга кушыл ===>>> Instagram.com/trksabadulkynnary/
______________________________________________________________________________________________________________________________________
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз