Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Татарстан Президенты: Мин журналист булып эшли алмас идем

Президент эшенең үз кыенлыклары бар, еш кына тәнкыйть ишетергә туры килә, диде ул.

(Казан, 27 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үз эше белән журналист эшен чагыштырды һәм журналистикада эшли алмавын әйтте.

Республика җитәкчесе белдергәнчә, Президент эшенең үз кыенлыклары бар, еш кына тәнкыйть ишетергә туры килә, әмма динамика һәм стресска чыдамлык буенча журналист эше катлаулырак. Бу турыда республика җитәкчесе журналистлар белән йомгаклау матбугат конференциясендә әйтте.

«Менә эшкә киләсең, минем стресс: күпме кәгазьгә имза куярга кирәк. Мин аларга имза куйдым һәм канәгать. Бетте, мин молодец! Мин җитди әйтәм, әмма бераз шаяру формасында», — дип уртаклашты Президент.

Миңнеханов фикеренчә, журналист кызыклы тема табарга, һәм аны матур итеп сөйләп бирергә тиеш. «Мин булдыра алмас идем!» — дип белдерде Татарстан җитәкчесе.

«Журналистның эше үзенчәлекле. Барыннан да элек ул оператив булырга тиеш. Моны тиз арада эшләргә кирәк. Бераз соңардың исә, кызыгы бетә», — диде республика җитәкчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев