Саба дулкыннары

Ташулар агар чаклар: Татарстан җылы язга әзерме?

Быелгы яз нинди булыр? Язгы ташуны кайчан көтәргә? Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы әзерлек чараларын күрсә дә, синоптиклар әле фаразларга ашыкмый.

Кагыйдә буларак, язгы ташуның актив чоры ел саен апрель башына туры килә. Тик белгечләр инде бүген үк су басу куркынычы булган зоналарда йорттан-йортка кереп, киңәшләр язылган белешмәлекләр өләшеп йөри башлады. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе җитәкчесе урынбасары Андрей Орлов шулай дип белдерде.
Аның сүзләренчә, быел кар күп. "Кар акрынлап кына эресә, ярый, әгәр кисәк җылытса, катлаулырак булачак. Нократ, Чулман, Идел елгаларында куркыныч тудырган аерым урыннар бар", - ди Андрей Орлов.
Һәр районда диярлек су басу янаган зоналар бар. "Без аларны беләбез, кайдадыр су югарырак күтәрелергә, кайдадыр боз тыгылырга мөмкин. Март башында һава торышы игътибар үзәгендә. Язгы ташу җирнең ни дәрәҗәдә туңган булуына, көзге туфракның дымлылыгына, кар запасына да бәйле булачак", - ди министрлык вәкиле.
Су басу очраклары була калса, әлбәттә, халыкка вакытлыча яшәү урыны тәкъдим ителә. Андрей Орлов сүзләренчә, һәр районда шундый махсус урыннар әзерләнә.
- Бу - планлы эш, гадәттән тыш хәлләргә һәрвакыт әзер булырга, югалтуларны, зыянны киметү өчен барлык чараларны күрергә тиешбез. Барлык районнарда язгы ташу чорында йорттан-йортка йөрибез. "Гражданнар, йортыгызны су басарга мөмкин, ул-бу була калса, хафаланмагыз, вакытлыча яшәү урыннар бар", дип кисәтәбез, - ди ул.
Белгечләр язгы ташуга әзер
Татарстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы фаразы буенча, ташу көчле була калса, республика территориясендәге 42 районга су басу куркынычы яный. Алар 18 846 кеше яши торган 220 торак пунктны, 48 социаль әһәмияткә ия объектны, 55 автотрасса участогын, 36 машина күперен үз эченә ала. Тимер юллары, агулы химикатлар сакланган складлар, сәнәгать калдыкларын туплау урыннары, үләт базлары су басу зонасына эләкми.
Су басу ихтималы булган зоналардан халыкны эвакуацияләү маршрутлары һәм урыннары планлаштырылган. Язгы ташу чорында вакытлыча урнаштыру өчен 32 меңнән артык кешене сыйдыра алырлык 149 пункт билгеләнгән.
Гадәттән тыш хәлләр килеп чыгу куркынычын киметү максатында, 1 миллиард 288 миллион 151 мең сумлык эш башкарылган. Төп көч елга юлларын тирәнәйтү, тигезләүгә, ярларны ныгыту эшләренә, гидротехник корылмаларны төзекләндерүгә, суүткәргеч коммуникацияләрне чистартуга юнәлдерелгән. Язгы ташуны контрольдә тоту өчен 28 стационар гидрологик пост һәм 98 вакытлыча постны эшкә җигү ниятләнә. Ул-бу була калса, ташуны һавадан да күзәтмәкчеләр: моның өчен 5 берәмлек авиация техникасы куллану куллану күздә тотыла.
Синоптиклар фаразларга ашыкмый
Татарстанның Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсенең Гидрометеорология үзәге башлыгы Феликс Гоголь язгы ташу буенча фараз кылу әле иртәрәк икәнен, бары тик мартның икенче яртысында гына мәгълүмат биреп булачагын әйтә.
- Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының кайбер вәкилләре ясаган фаразлар бик үк объектив түгел. Һава торышы әле берничә тапкыр үзгәрәчәк, явым-төшемнәр дә булырга мөмкин. Ташу циклон, антициклоннарга карый. Кар запасының күп булуы берни турында да сөйләми. Хәзердән үк нидер фаразлау суга сәнәк белән язуга тиң, - ди ул.
Идарәнең метеофаразлар бүлеге башлыгы Ирина Трущина әйтүенчә, Россия Гидрометеорология үзәге Татарстанда март аенда һаваның уртача температурасы нормадан 1,6 градуска югарырак булачагын искәртә. Явым-төшем күләме нормадан артыграк булыр дип көтелә, ягъни 130 процент. Татарстан буенча ул 23 миллиметрны тәшкил итә.
Март гадәттәгедән җылырак булачак
Россия Гидрометеорология үзәге директоры Роман Вильфанд интервьюларның берсендә Россиянең бөтен территориясендә диярлек быел мартның җылы киләчәген һәм күпьеллык нормадан хәтта 10 градуска кадәр югарырак булу ихтималын хәбәр итте. Аның фаразлары буенча, Татарстанда температура нормадан 6-8 градуска югары, әмма, тулаем алганда, ул әле минус тамгасында булачак: -2 дән -4 градуска кадәр.
Районнарда ничек?
Язгы ташуга Татарстанның авыл җирлекләрендә ничек әзерләнәләр? Мамадыш районы Көек-Ерыкса авыл җирлеге башлыгы Фидаил Шәйхетдинов әйтүенчә, аларда мәктәп, Мәдәният йорты хезмәткәрләре халыкны агитацияләп йөри.
- Март башлануга, халыкны кисәтә башлыйбыз. Гадәттә, яз иртә килгәндә, мартның беренче көннәреннән үк урманнан су төшә, инешләр ташып чыга. Аннары Нократ елгасы күтәрелгәндә, Гришкино, Малмыж, Яңа Комазан, Черкас авыллары тирәсенә ташу килә, - ди ул.
Язгы боз ястык калынлыгы булса да ышанма, дигәндәй, ваемсыз балыкчылар да күз уңында. Фидаил Шәйхетдинов бу мәсьәләне үз контролендә тота.
- Шәхсән үзем, март башыннан ук, чит кешеләр кунып ятмыймы, балыкчылар суга бата күрмәсен дип, атнага бер тапкыр үзебездәге Көек, Шыя буйларын карап кайтам, - дип белдерде ул.
Фидаил Шәйхетдинов әйтүенчә, үз җирлегенә керүче авылларда яр буена бик якын урнашкан өйләр юк. Әмма җитди зыян килмәсә дә, бакчага су керү очраклары була. Былтыр Комазан авылында 8 хуҗалыкның бакчасын су баскан.
- Әгәр соңрак ташу бик куркыныч булачак дигән хәбәр килсә, өстәмә кисәтүләр ясалачак. Быел алай ук куркыныч булмас дип ышанабыз. Әле шушы көннәрдә генә яуган яңгырлар белән кар катламы азмы-күпме кимеде. Аз-азлап кимегән очракта, ташулар, су басулар булмый, - дип, яхшыга өметләнә Фидаил Шәйхетдинов.
Кукмара бистәсе башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Евгений Кормильцев быел былтыргы хәлләр кабатланмас, су артык күтәрелмәс дип ышана. Узган елгы ташу вакытында бистәдә 5 йортны су басып, хуҗалары башка урынга күченеп торырга мәҗбүр булган.
- Елга юлларында боз арчылганда тоткарлыклар да юк иде кебек, шуңа күрә үзебез өчен дә көтелмәгән хәл булды. Быел алай булмас дип өметләнәбез. Шулай да халыкны эвакуацияләү өчен "Зилант" спорт комплексын әзерләдек, - ди Евгений Кормильцев.
Әлегә ташу буенча төгәл фараз юк, шуңа күрә вакытыннан алда хафаланып, халыкка сөрән салуның кирәген тапмыйлар.
Казанда нинди куркыныч бар?
Казан мэры Илсур Метшин чираттагы эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә, бәхетсезлек очракларын кисәтү өчен, сулыклардагы рөхсәтсез кичүләрдә бозның эрүе турында кисәтүче аншлаглар куюны тизләтергә йөкләмә бирде. Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары - тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев Идел, Казансу, Аккош күле, Кабан күле буенда мондый игъланнарны 10 мартка кадәр куярга ниятләүләрен белдерсә дә, Илсур Метшин ашыгырга кирәклеген әйтте. Башкалада су басу куркынычы янаган территорияләрне мониторинглау оештырылган. Гражданнарны яклау идарәсе башлыгы Фердинанд Тимерханов проблемалы территорияләрне атап, Запрогонная, 2нче Иске Аракчино урамнары территориясе, "Волжская гавань" торак комплексы янында Новгород тыкрыгы, Салмачы торак массивында Нокса елгасында кар эреп су басу куркынычы тудыруын билгеләп узды.
Уяу хуҗадан күп нәрсә тора
Язын кар эрегәндә су басу куркынычы янаган районнар үзләре үк бәхетсезлек очракларын кисәтә ала. Яхшы хуҗа алдан ук әзерлек күрергә - территорияне кардан чистартып, су агу өчен канау казып, су үтеп керү юлында зур булмаган дамба рәвешендә киртә корырга мөмкин. Синоптикларның фаразларына игътибарлы булу сорала. Әгәр су акрын гына күтәрелә икән, балаларны куркынычсыз урынга алып китәргә, шулай ук милекне сакларга тырышырга кирәк. Якын-тирәдә ялгыз картлар яшәсә, аларны да кисәтергә онытмагыз.
Хуҗалыкта этне бәйдән ычкындырырга, кош-кортны чормага менгереп бикләргә, эре терлекне калкуырак җиргә алып менеп бәйләргә киңәш ителә.
Ташу сулары йортларга якын килсә, электр үткәргечләрне өзеп, баздан азык-төлекне чыгарып, эчәргә яраклы су запасы әзерләп куегыз. Документлар һәм кыйммәтле әйберләрне полиэтилен пакетка салып үзең белән йөртү хәерле. Әгәр инде су эчендә калсаң, авыр киемне, аяк киемнәрен салып, берәр әйбергә ябышып, ярдәм көтеп агым буенча йөзәргә кирәк.


http://intertat.ru

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: