Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Ташлы авылында яшәүче ир-ат кунакка килгән хатынны үтереп, мәетен Зөягә ташлаган

Ульяновск өлкәсенең Теренгульский райнындагы Солдат Ташлысы авылында яшәүче 39 яшьлек ир-ат 49 яшьлек хатынны үтергән.

Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Ульяновск өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе  матбугат хезмәте хәбәр итте.

Татьяна Кузнецова исемле хатын 7 апрельдә югала. Аны полиция хезмәткәрләре һәм волонтерлар эзли.  12 апрельдә хатынның мәетен Зөя елгасында табып алалар. Тиз арада җинаятьтә шикләнелүче ир-ат та тоткарлана. Ул хатынны үтерүен үзе сөйләп бирә.

Ир белән хатын интернетта танышу сайтында табышлар. Виртуаль аралашу чынбарлыкка күчә. Ир хатынны урамда йөрергә дәшә, аннары үз авылына кунакка чакыра.

Ульяновская урамындагы йортка кунакка килгән хатын белән хуҗа ир-ат бергәләп аракы эчәләр. Шуннан соң талаша башлыйлар. Ир-ат сүзләренчә, Татьяна аның туганнары турында начар сүзләр сөйли. Ир моңа түзеп тора алмый һәм пычакка ябыша. Ул кунак хатынның муенына пычак белән алты тапкыр суга. Хатын шунда ук җан бирә.

Йорт хуҗасы җинаять эзләрен яшерә. Ул мәетне җәймәгә төрә һәм үзенең ВАЗ-2107 машинасы салып алып китә. Мәетне Зөя елгасына илтеп ыргыта. Мәрхүмәне судан Россия Тикшерү комитетының Ульяновск өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе хезмәткәрләре табып ала.

"Тикшерүче мөрәҗәгате буенча, җинаятьтә гаепләнүче ир-атны сак астына алдылар. Тиешле тикшерү гамәлләре бара, судмедэкспертиза билгеләнде. Җинаять эшен тикшерү дәвам итә", - диелгән Ульяновск өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе хәбәрендә.

 

 

Фото: http://ulyanovsk.sledcom.ru

https://intertat.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев