Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Табышлымы син, авыл?

Авыл хуҗалыгы министрлы­гының үткән елгы хисаплары белән танышып утырам. Мине тулаем җитештерелгән продукция күләме кызыксындырмый, хуҗалыкларның табышы нинди булуын, рента­бельлекнең күпме икәнен беләсем килә, чөнки шушы ике төп күрсәткеч булмаса, күп сөт савудан ни файда?

Хисаптагы саннар никадәр тө­гәлдер, анысын әйтүе кыен. Өстәп язулар, саннарны бизәү традициясе үткәндә калды дип өзеп кенә әйтеп булмый бит. Кәгазьдәге хисап саннары бик мактанырлык түгел үзе. Республика күләмендә 92 процент авыл хуҗалыгы предприятиесе табышка эшли дип күрсәтел­сә дә, табыш, булса да, бик кечкенә булыр. Бердән, авылда яшим һәм күреп торам: прокура­тураның көчле басымы астында да хезмәт хакын айныкын айга түләп бара алмыйлар, язгы чәчүгә чыгу перспективасы нульгә якын: техника ремонтланмаган, амбарда чәчүлек орлык юк. Бу хәлгә кайгырган, аннан котылырга тырышкан кеше дә күренми. Икенчедән, табышның бик әллә ни түгел икәнен рентабельлек күрсәткеч­ләре әйтеп тора. Монысы инде реаль сан, "Арча районында хуҗа­лык­лар үткән елның дүртенче кварталында 100 процент табышка эшләде" дигән гомуми күрсәткеч кенә түгел.


Табышның ни чама булуын рентабельлек саны әйтә дә тора инде. Республика буенча авыл хуҗалыгы продукциясен сатуның рентабельлеге 2016 елның 3 кварталында - 8,9 процент. Алдагы елда сан зуррак булган, 12,8 процентка җиткән. Безгә совет чорында икътисад фәнен укытканда, предприятие уңыш­лы эшләсен һәм киңәйсен өчен рентабельлек 17-18 проценттан ким булмаска тиеш, 25 процентлык күрсәткеч бик яхшы дип санала, дип өйрәтәләр иде. Чагыштырыйк: банк секторында рентабельлек 100 процентка җ­и­тәр­гә мөмкин, сәүдә тармагында ­30 процентлык күр­сәткеч табигый дип санала. Ника­дәр күбрәк көч һәм тир түгәсең, рентабельлек дә­рәҗәсе шулкадәр тү­бәнрәк. Азык-төлек сәнәгатендә ул 10-15 процент, авыр машина тө­зелешендә 2-5 процент. Икъти­сад­ның мондый структур яктан чир­ләве банклар һәм сәүдә оеш­ма­ла­рының гөмбә шикелле үрчүе, җи­тештерү мәй­дан­нарының буш торуы һәм җи­мерелеп бетүе белән кайтаваз. Акылы булган инвестор 2 процент рентабельлек бирә торган тармакка акча сарыф итеп мәшәкатьләнми бит инде. Әле ул рентабельлек тә хезмәт хакла­ры­ның түбән булуы хисабына гына тәэмин ителә. Авылда да бу шулай. Рен­табельлек тә булмаса, ничек яшәр­гә, нигә дип фермалар тотарга, чәчеп-урып азапланырга һәм биг­рәк тә җитәкче асрарга кирәк. Минуслы күрсәткеч бит инде ул хуҗалыкта тулы анархия бара, һәр нәрсә үз агымына куелган, идарә итүче, башын эшләтүче юк дигән сүз.


Үткән елның 3 кварталында Чирмешән районы минус 12,3 процентлык рентабельлек белән эшләгән. Әлки районында - минус 8,3 процент. Югары Ослан, Әлмәт, Алексеевск, Түбән Кама, Аксубай районнарында бу күрсәткеч минуслы саннар белән бәяләнә. Лениногорск районында нульдән аз гына югары, Питрәч һәм Менделеевск районнарында 1дән узган, 2гә җитмәгән. 2015 елда минус 12,2 процентлы рентабельлек белән эшләгән Азнакай районы 2016да 3,6 процентлык уңай үсешкә иреш­кән, минус 23,6 процент белән оттырып барган Мин­зәлә районы 6,5 процентлык уңай күрсәткеч ягына чыккан. Ютазы районының рентабельлеге - 30,4 процент, алдагы елдан 5,3 пунктка үсеш күрәбез. Әтнә районы тотрык­лы рәвештә 22,6 процентлык рентабельлек белән эшли. Балтач, Яңа Чишмә, Актаныш, Тәтеш, Кукмара районнарында рентабельлек күр­сәткече 20ле саннан зуррак.

Реклама


Болар 3 квартал күрсәткечләре, еллык сан әлегә игълан ителмәгән. Шулай да рентабельлекнең үткән елгы күрсәткечләре чагыштырмача ярыйсы әле. 2012 елның 3 кварталында 19 район минуслы күрсәт­кечләр белән җик күргән, республика буенча уртача рентабельлек 4,7 процент кына булган. 2013 ел­ның шул ук чорында 24 районның күрсәткече тискәре сан белән бәяләнә, республиканың уртача күр­сәткече - 2,3 кенә. 2014 елдан башлап тискәре рентабельлелек бе­лән эшләүче районнар саны унга кадәр кимегән, республика күрсәт­кече 11,2гә җиткән. Чирме­шән райо­ны соңгы биш елның өче­сендә минуска эшләгән, бары тик 2012 һәм 2015 елларда гына бик кечкенә рентабельлелек күрсәткән.


Бу - инвестицияләр суга салынган дигән сүз. Начар эшләүнең объектив сәбәпләре дә бардыр, мөгаен. Ни дисәң дә, корылык барлык районнарны да бертигез җәфаламый, кем­нәргәдер бик авырга туры килә. Тик шулай да рентабельлелек булмауның объектив сәбәп­ләре дә җитәрлек. Бу - беренчел продукция белән генә сәүдә итү, өстәмә кыйммәт булдырмау нәтиҗәсе. Ашлык үстереп сатып кына мантып булмый. Аны терлеккә ашатып, иткә әйләнде­рергә, сөт савуны арттырырга кирәк. Яңа Зеландия белгечләре безгә исәпләп күрсәтеп торалар: фуражлык ашлык сату урынына ит җитештереп сату өстәмә кыйммәт­не 4 тапкыр үстерә, ә инде итне эшкәртеп, әзер продукциягә - казылыкка, пилмәнгә, ярымфабрикатка әйләндереп озат­саң, өстәмә кыйм­мәт ун тапкыр үсә. Җирдә үлән үсми, алтын үсә дигән сүз бит бу. Нефть кирәкми, файдалы казылмаларның башка төрләрен чыгарып сатып, федераль үзәккә файдалы казылма салымы түләп мәшәкатьләнмисең, рентабельлелек 30-80 процентка кадәр үсә, эш урыннары барлыкка килә, түләү яхшыра һәм башка өстен­лекләр пәйда була. Авылны саклау өчен субсидияләр эзләп азапланасы бул­мый. Ә бит югарыда әйтелгән саннар - хөкүмәт субси­ди­я­­­ләре кушылгач барлыкка килгән саннар гына. Финанс ярдәмен алып ташласаң, бөтен республика белән тискәре нәтиҗәләр өстендә утырачакбыз.


Республика хөкүмәтенең аналитик төр­кемнәре, кичекмәстән, районнарга өстәмә кыйммәт булдыру юнәлешендә ярдәм күрсәтергә, хөкүмәт исә җитештерү мәйдан­нарын финанслау чаралары эзли башларга, арадашчы лоббиларның артына тибәргә, коррупционерларга ачык ишеккә төртеп күрсә­тергә тиеш, дип саныйм мин үзем. Бүген авылда эшкәртү цехлары ачу өчен биналар төзеп тә мәшәкать­ләнәсе юк, буш калган мәйданнар һәр авылда да диярлек бар. Технологик җиһазлар кайтарып тутыр да, белгечләр әзерләп, эш кенә башла. Бер Татарстан халкы чамасы кешесе булган Яңа Зеландиянең бөтен Россия җитештергәннән күбрәк ит һәм сөт җитештереп экспортлап ятуы, нефть сатканнан күбрәк табыш алуы - үрнәк мисал. Чиновниклар аппараты салым җыеп, отчет тапшырып утыру өчен түгел, эш оештыру өчен дип аң­ла­сак, аларга да җиң сызганып эшкә тотынырга вакыт күптән җитте. Алда тиңе булмаган бөтен­дөнья финанс түнтәрелеше көтелә һәм менә шул чакта кем җитештерә, шул ота инде. Кем банк­лар үрчеткән, шул суган суы суырачак.

http://www.vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев