Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Табиблар хатын-кызларны диетаның куркыныч булуы турында кисәтә

Белгеч яраткан ризыкны даими рәвештә ашарга була, әмма аз-азлап, диде.

(Казан, 1 ноябрь, «Татар-информ»). Хатын-кызлар диета вакытында стресс хәлендә була һәм диета тәмамлангач, янә артык авырлык җыя. Герцен исемендәге Мәскәү фәнни-тикшеренү институтының репродуктив органнар онкология үзәге җитәкчесе, Россия маммологлар ассоциациясе президенты Надежда Рожкова шул турыда хәбәр итте. Бу хакта «Известия» яза.

«Симерү - бик начар фактор. Ул, чыннан да, яман шеш үсешенә ярдәм итә. Тик мин нинди дә булса диета тотуда ярдәмче түгел. Диеталар күп, алар барысы да бик катлаулы», - диде Рожкова «Мәскәү сөйли» радиостанциясе эфирында.

Реклама

Ул яраткан ризыкны даими рәвештә ашарга була, әмма аз-азлап, диде. Белгеч сүзләренчә, бу хатын-кыз үзен бәхетсез хис итми торган иң гади ысул.

Табиб әйтүенчә, диеталар стресс китереп чыгара һәм алар аркасында гормональ фон үзгәрә. Шулай ук диеталар яман шеш барлыкка килүенә китерә, дип өстәде. Психоэмоциональ яктан тотрыксыз хатын-кызлар онкологик авыруларга ныграк дучар ителә, дип искәртә табиб.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев