Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Сыртлановалар Сабада үсә

Ватаныңны ярату-патриотизм хисен яшьтән тәрбияләгәндә генә көтелгән нәтиҗәләргә, зур уңышларга ирешеп була. Бүген Ватанны саклаучылар көнен каршыларга әзерләнгәндә, Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифинг та шушы мөһим мәсьәләгә багышланган иде. Журналистлар каршында Татарстан яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов, патриотик аңны үстерергә булыша торган төрле иҗтимагый оешма җиткәчеләре, Саба кадет...

- Без балаларыбыз, яшьләребез үз Ватаннарын яратсын өчен барысын да эшләргә тырышабыз, - диде министр брифингны ачып җибәреп. - Патриотик тәрбия бирүдә безнең Татарстан Россия Федерациясендә алдынгы рәттә. - Республикабыз егетләрне армиягә чакыру кампаниясендә менә алтынчы ел инде беренчелекне берәүгә дә бирми. Моңа, билгеле, яшьләр белән зур эш алып бару нәтиҗәсендә генә ирешеп була, - дип министр республикабызда бу юнәлештә эшләнгән эшләргә киңрәк тукталды. Бу эш Татарстанда узган ел махсус программа буенча алып барылган булган, быел да әлеге программа 2020 елга кадәр озайтылган һәм финансланган. Патриотик тәрбия эшенең төп өлешен "Патриот" үзәге башкара. Ул 57 хәрби-патриотик клуб белән бергә армиягә каралыр яшькә җиткән егетләрне физик һәм рухи яктан чыныккан солдатлар булырга әзерли. Мондый кирәкле эштә республикабызның кадет мәктәпләре дә алдынгы рольне уйный. Саба кадетлар мәктәбенең 10 сыйныф укучысы, Казан кызы Луара Әхмәтова үз чыгышында шуны ассызыклады:
- Без, Саба кадетлар мәктәбеннән бер төркем егетләр-кызлар, 2016 елда Волгоградта узган Бөтенроссия "Җиңү" уены ярышларында катнаштык. Миңа үземә кыз кеше буларак, автоматны сүтеп-җыю шактый кыен булды. Шулай да, сынатмадым: кайбер егетләрдән тизрәк тә җыйганымны белгәч, үзем дә гаҗәпләндем. Бергәләп тырышканга, безнең Татарстан командасы бишенче призлы урынны яулады, - дип шатланып сөйләде кыз.
Ә менә Татарстан турындагы чыгышлары икенче урынны алган. Мамаев курганда булу да бик тәэсирле булып, күңелләренә кереп калган. Луара үзенең хәрби очучы буласы килү хыялын да яшермәде. Киләчәкнең Мәгубә Сыртлановасын зал алкышларга күмде.
"Ватан" берләшмәсе активисты Диләрә Гарипова оешма тарафыннан алып барылган эзләнү эшләренә тукталып, болай диде:
- Без узган ел гына Ленинград өлкәсе һәм Белоруссиянең каты сугышлар барган җирләрендәге эзләнүләрдә 636 сугышчының җәсәден табып алып, хөрмәтләп җирләдек, 8 енең исемнәрен билгели алдык. Ул Президентыбыз Рөстәм Миңнехановка оешмаларына бина биргәне өчен рәхмәтен дә җиткерде. Алар анда 15 регионнан килгән эзләнүчеләрне укытканнар. Быел 27 февраль көнне студентларның эзләнү отряды вәкилләре Казанга үзләренең беренче слетларына җыелалар. Нишләп Казанга дигән сорау урынсыз, чөнки бу эшне Казан Дәүләт университетының "Кар десанты" илдә беренчеләрдә булып, 1968 елда ук башлап җибәргән иде.
"Җиңү волонтерлары" оешмасы җитәкчесе Азат Идрисов, республикабызда сугыш ветераннарына ярдәм итүдә, Георгий тасмалары таратуда, "Үлемсез полк" составында волонтерларның башлап йөрүен һәм күпсанлы булуын әйтте.
"Татарстан яшьләре иҗат академиясе" оешмасы җитәкчесе Андрей Петухов та үз оешмаларының патриотик юнәлештә башкарган эшләре турында сөйләде. Соңыннан бу эштә актив булганнарга Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов министрлыкның Мактау грамоталарын тапшырды.


shahrikazan.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев