Саба дулкыннары

Сыер сөтенең майлылыгын ничек арттырырга – киңәшләр

Сөтнең иң әһәмиятле күрсәткечләренең берсе - аның майлылыгы. Сыерның токымына, рационына карап бу күрсәткеч 3 проценттан 6, аерым очракларда 8 процентка кадәр җитәргә мөмкин. Әмма сыерның сөте телендә дип юкка гына әйтмиләр - билгеле бер таләпләр үтәлгәндә, майлылыкны арттырырга да мөмкин.


1) Сыер сөтенең майлылыгына һава температурасы йогынты ясый. Температура күтәрелгәндә сөтнең майлылыгы кими, ягъни кышка караганда җәен сөт майсызрак була.

2) Сөтнең майлылыгы шулай ук сыерның токымына бәйле. Әйтик, джерсей токымлы сыер сөтенең майлылыгы 5-5,5 процентка җитсә, аклы-каралы сыерныкы 3,6-3,8 процент кына. Әмма соңгылары арасында да 4-4,5 процент майлылыктагы сөт бирүчеләре дә очрый. Тагын шунысы бар: сыерның сөте никадәр күп булса, ул шулкадәр сыеграк. Кайбер хайваннарның картайган саен майлылыгы да кими.

3) Лактация шулай ук сөттәге майның күләменә сизелерлек йогынты ясый. Сыер бозаулаганнан соң берничә ай үткәч, сөт куера. Сыер буаз вакытта (7-8 айда), савым кимегәч, сөт аеруча майлы була.

4) Тәүлекнең кайсы вакытында савуга карап та сөтнең майлылыгы төрлечә булырга мөмкин. Әйтик, иртән сауган сөт күбрәк, әмма сыеграк, көндез сауганы - иң майлысы, кичкесе исә иртәнгесенә караганда майлырак була.

5) Сөтнең майлылыгы кимүдә башка сәбәпләр дә бар. Мисал өчен: хайванны симертү, кырык картадагы җәрәхәт, җиленнең ялкынсынуы (мастит). Һава торышының кискен үзгәрүе дә (бигрәк тә көчле җил, карлы буран, яңгыр) тискәре йогынты ясарга мөмкин.

Сөтнең майлылыгын арттыру өчен сыерга нәрсә ашатырга?

- Печәннең сыйфатлы булуы. Беренче чиратта, сыерга печән бирергә кирәк, аның бөтенләй яки җитәрлек булмавы сөтнең майлылыгы кисәк кимүгә китерә. Ачы туфраклы, сазлыклы урыннардан чабып алынган печән ашату да тискәре йогынты ясый. Сыерлар өчен иң яхшысы - арасында аксымга бай кузаклы үсемлекләр булган печән. Моңа су баса торган болыннарда, далада үсә торган үләннәр, чәчеп үстерелә торган тукранбаш, сүсән, люцерна керә.

- Азыкның төре. Әгәр сыерның азыгына җиңел үзләштерелә торган углеводлар һәм аксымнарга бай сыра чүпрәсе, катнаш азык, бодай көрпәсе, тарттырылган арпа һәм солы кушып бирсәң, сөтенең майлылыгы арта. Кәбестә яфрагы һәм ачы ризык ашаткан очракта исә, киресенчә, майлылыгы кими.

- Сөтнең майлылыгын азык чөгендере дә арттыра. Ә гәрәнкә, турнепс, савым күләмен арттырса да, майлылыкны киметә. Савым сыерларына кишер бик тә файдалы.

- Минераль матдәләр. Азык составындагы фосфор һәм кальций савымның күләмендә, сөтнең майлылыгында да уңай чагылышы таба. Сыерга шулай ук аш тозы да (көн саен 70-90 грамм) кирәк.

Асрау шартлары

Сыерны коры, җылы абзарда асрарга кирәк. Торак артык дымлы булса, сөтнең майлылыгы кими. Җәен абзардагы югары температура да әлеге күрсәткечне начарайта. Кышын андагы температура 5-10° С булырга тиеш. Сыерның ята торган урыны коры булуы зарур. Астына салам, коры пычкы чүбе, торф түшәргә мөмкин.

Кышын сыерны, бигрәк тә кояшлы көннәрдә, салкын булуга да карамастан, һавага алып чыгарга кирәк.

Сыер кешегә бик тиз ияләшә. Ул билгеле бер вакытта саву, ашату, һавага алып чыгуга гадәтләнә. Шунлыктан көн тәртибен катгый үтәү, хайванга йомшак мөгамәлә күрсәтү, дөрес итеп саву һәм җиленен тиешенчә карау (40° С чамасы җылылыктагы су белән юу, каты тастымал белән сөртү, сауганнан соң имчәкләренә вазелин сөртү) мул сөт алу өчен уңайлы шартлар тудыра һәм сыерның сәламәтлеген ныгыта.

http://intertat.ru

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: