Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Сыер асраучылар 12 – 15 миллиард сум керемнән колак какты

Күпләп сөт җыючы, эшкәртүче һәм сатучы оешма-предприятие җитәкчеләре 2009 ел вакыйгаларыннан бернинди сабак алмады булса кирәк. Хәтерегездәдер, ул вакытларда да бер килограмм сөтнең бәясе 10 - 12 сумга тү­бән тәгәрәгән иде. Ара­даш­чыларның мондый гам­әле шәхси хуҗалыгында бер­ничә сыер асрап көн күрү­че­ләр­нең кайберләрен бу эштән тәмам биздерде. Статистика мәгълү­матларыннан күренгәнчә, авылларда...

Үзем яши торган Лаеш районының Олы Кабан авыл җирлегендә 2009 елга кадәр 29 савым сыер исәпләнсә, бер ел эчендә шуның яртысы юкка чыкты. Районда булган 24 авыл җирлегенең 23ендә савым сыерларның баш саны кимеде.


Бу хәлләрдән соң меңнән артык шәхси хуҗалыгы булган Олы Кабанда оныкларга күрсәтергә сыер калырмы - белмим. Хикмәт нәрсәдә? Ни өчен кинәт кенә сөт бәяләре 35 - 40 процентка кимеде? Бу баш­баштаклыкның чиге булырмы? Авылда яшәүчеләрне шул сораулар борчый.


Белгечләр әйтүенчә, сөт бәяләрен киметүнең бернинди икътисадый сәбәпләре юк. Моның шулай икәнлеген Россия Федерациясе Монопо­лиягә каршы хезмәтенең Татарстандагы идарәсе уздырган тикшерүләр нәтиҗәсе дә раслады. Редакциягә яңарак килеп ирешкән хәбәрләргә караганда, Татарстан авылларыннан көн саен 50дән 120 тоннага кадәр сөт җыючы 10 трейдер компанияләре үзара килешү нигезендә сөт бәя­ләрен нигезсез төшергән­нә­ре өчен җавапка тартылачак.


Тикшерү нәтиҗәләре ачык­­лаганча, 2017 елның июль-декабрь айларында сөт базарында чималга ихтыяҗ арткан. Татарстан Авыл ху­җалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан алынган мәгъ­лүматлар буенча, узган елларда кыш көннәрендә, төгәлрәк әйткәндә, декабрь урталарыннан алып гыйнвар ахырларына кадәр хуҗалык­ларда сөт җитештерү кимү сәбәпле, сөт бәяләре йә элеккеге күләмдә калган, йә арткан. 2017 елда исә киресенчә - бәяләр төшкәннән-төшә баш­лый.


Кыскасы, бернинди икътисадый сәбәпләре булмаса да, Монополиягә каршы хез­мәт идарәсе белгечләре ачык­лаганча, сөт бәяләре аерым предприятиеләрдә 1 килограммга 3 сум 42 тиеннән баш­лап 6 сум 90 тиенгә кадәр кимегән. Шул ук вакытта арадашчыларсыз, ягъни җитеш­терүчедән турыдан-туры кабул иткән предприятиеләр 1 килограмм продукция өчен 21 сумнан алып 26 сум 50 тиенгә чаклы түләсәләр, трей­­дерлар 18 сум 50 тиен­нән алып 23 сум 50 тиенгә кадәр генә түләгән.


Искә төшереп үтәбез: мондый башбаштаклык нәти­җәсендә сөт җитештерүчеләр берничә ай эчендә генә дә миллионнарча сум керемнән колак какты. Татарстан Премьер-министры урын­басары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов әйтүенчә, сөт бәяләренең түбән тәгәрәве нәтиҗәсендә сыер асраучылар 12 - 15 миллиард сум керемнән колак какты.


Миңа калса, Россия авыл хуҗалыгы үсеше өчен җа­ваплы җитәкчеләр мондый хәлгә вакытында киртә куя белсәләр, нәтиҗәсе бу ка­дәрле үк аяныч булмас иде. Һәрхәлдә, төрле каналлар аша Росcиягә законсыз кер­телүче коры сөт һәм сөт продукцияләре ташкынын киметеп булыр иде. Югыйсә, теләк булганда, меңнәрчә тонна коры сөт порошо­гы­ның кая китүен ачыклау мөм­кин хәлдер дип беләм.


Кызганыч, инвестор-хуҗалары чит илләрдә булган эре сәүдә үзәкләре, супер һәм гипермаркетлар өчен беренче чиратта табыш кына булсын. Төрле ясалма катнашмалар белән җитеш­терелгән сөт һәм сөт продукт­ларының халык сәламәт­легенә зыян салуы да борчымый аларны.

Реклама


Тагын бер нәрсә турында дәшми кала алмыйм. Ул да булса - гаеплеләрне җәзага тарту. 2009 елда да сөт бәя­ләре белән төрлечә шаярып, авылда сыер асраучыларга миллиардларча сум зыян салучылар, аерым алганда, шул ук агротрейдерлар, судан, әй лә, сөттән коры чыктылар.


Һәрхәлдә, кайсының булса да үзе китергән матди зыянны кире кайтарганын яки башкача җәза бирелгәнен хәтерләмим. Кем әйтмешли, кайчагында 10 - 15 мең сум өчен төрмәгә утырталар, ә менә 15 миллиард сумлык зыян салучыларга нинди җәза бирелер - монысын киләчәк күрсәтер. Һәрхәлдә, башкаларына сабак булыр иде...

P.S. Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгының еллык коллегия утырышында Президент Рөстәм Миңнеханов сөт базарында килеп туган вәзгыять турында ил җитәкчелегенә җиткерәсен белдергән иде. Өченче көн ул бу хакта Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев белән сөйләште.


- Дмитрий Анатольевич, кышкы чорда сөткә һәрвакыт кытлык сизелә иде, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Республикада сөтне күп җитештерәбез. Ләкин быел аны читкә чыгару кимеде, бәясе дә алдагы ел белән чагыштырганда 5 - 8 сумга арзан. Бу исә сөт җитештерүчеләрдә зур ризасызлык тудырды. Бәя ни өчен төштеме? Комбинатлар коры сөт сатып ала. Сезнең ярдәмнән башка әлеге проблеманы хәл итеп булмый. Әгәр дә коры сөт белән ризык җитештерүгә юл куябыз икән, без үзебезгә нык зыян салачакбыз.


Илнең Премьер-министры үз чиратында әлеге мәсь­әләне хәл итәчәгенә ышандырды. "Бу уңайдан килеп туган хәлне ачыкларга кушармын, - диде Дмитрий Медведев. - Без үзебезнең сөтчелек тармагын үстерергә, җәелде­рергә тиеш. Евразия берлегендәге дусларыбыз белән уртак базар бар, әлбәттә. Өстәвенә, килешүләр төзелгән булу сә­бәпле, без аларны чикли дә алмыйбыз. Ләкин үзебез­нең халыкны да кайгыртырга тиешбез. Әгәр дә табигый сөтне чикләп, икътисадый максатларны өстен куеп, коры сөткә юл ачабыз икән, бу дөрес булмас иде. Әлеге хәлдән чыгу юлын табарга кирәк".

("Ватаным Татарстан", /№ 24, 17.02.2018/)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев