Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Сәләтле балалар мәктәп-интернаты директоры Ләйсән Билалова: “Күңелемә балаларны чиксез ярату хисе салган өчен Аллаһы Тәгаләгә мең рәхмәтлемен“

"Күңелемә балаларны чиксез ярату хисе салган өчен Аллаһы Тәгаләгә мең рәхмәтлемен", - ди Сәләтле балалар мәктәп-интернаты директоры Ләйсән Билалова. Хезмәттәге уңышларының сере, нигезе дә шундадыр.

Кызлары туар алдыннан Миңгәр авылында яшәүче Рәкыйп абый белән Хәлимә апа Габдрахман Әпсәләмовның «Яшел яр» хикәясен укыйлар. Әсәрнең герое - Ләйсән, яп-яшь укытучы, тормыш авырлыкларын җиңә алган, нык ихтыярлы, саф күңелле кыз бала. Әти-әнисе аңа сокланып, кызларына Ләйсән исемен кушалар, булачак һөнәр дә исем белән бергә сайлана. Бу гаиләдә үскән балаларга укытучы һөнәренә мәхәббәт тәрбияләнә. Тырышлыгы, үҗәтлеге, оештыру сәләте белән аерылып торган кызлары Ләйсән мәктәптә яхшы укый, дружина Советы рәисе, комсомол оешмасы сәркатибе, тимурчылар отряды командиры һәм башка җәмәгать эшләренә дә өлгерә. Татар теле укытучысы Зәнфирә Нуруллина белән җәяүләп Сабага олимпиадага килеп, җәяүләп җиңү яулап кайтулары да үз-үзенә ышаныч кына өсти.Казан дәүләт педагогия институтында татар теле, әдәбият һәм тарих белгечлеге алып, Саба урта мәктәбендә тәүге тапкыр дәрес бирүе бүген дә хәтер сандыгында иң кадерле ядкарь буларак саклана. Өч ел мәгариф бүлегендә методист, аннан биш ел начальник урынбасары булып эшләү районыбыздагы педагогик вәзгыятьне бербөтен итеп күзалларга тулы мөмкинлек, зур тәҗрибә бирә. «2013 елда районыбызда Сәләтле балалар мәктәбе ачылу - тормышымдагы зур вакыйга. Әлеге мәктәпкә директор булып билгеләнүем- ифрат зур җаваплылык һәм миңа шундый ышаныч белдерүләре хезмәтемдә зур этәргеч булды», - ди Ләйсән Билалова. -Шул көннән көчле, бердәм педагогик коллектив туплана башлады. Бер ел эшләп, белем бирүдә нәтиҗәләр күрсәткәннән соң, бөтен шартлар, мөмкинлекләр булдырылды. Бергәләп, белем бирүнең иң алдынгы үрнәкләреннән файдаланып, елдан-ел камилләшә барабыз. Иң мөһиме - безнең тырышлыкны укучыларыбыз белемдә аклый». Әлбәттә, республика күләмендә яңа юнәлештәге белем йорты җитәкчесе булып алыныр өчен зур батырлык соралгандыр. Бүген Сәләтле балалар мәктәп-интернатына Балтач, Кукмара, Теләче районнарыннан да килеп белем алалар. Республикада әлеге статуска ия мәктәпләрдән зур өстенлеге дә бар: бирегә укучылар 1 сыйныфтан ук кабул ителә. Укучылар өчен тудырылган чиксез мөмкинлекләр хакында озак сөйләп була. КФУ галимнәре белән он-лайн дәресләр алып бару өчен махсус җиһазлар булдырылган, укучылар белем алуда югары уку йорты укытучылары тәҗрибәсенә дә таяналар. «Мәктәбебез республиканың башка белем бирү учреждениеләре арасында лидерлар рәтендә. Республика күләмендә БДИ нәтиҗәләре буенча рус теленнән 1урын, математикадан 2 урын билибез. Мәктәпнең тәүге елында район олимпиадаларында 42 призлы урын булса, быел ул 105 кә җитте. Белем күрсәткечләренең елдан-ел үсеше - хезмәтебезнең зур нәтиҗәсе. Республика олимпиадалары буенча беренче елны 7 призлы урын яуласак, узган ел 24 урын алуга ирештек. Быел да җиңүләргә өметләнәбез», -ди Ләйсән Билалова.

Әлбәттә, татар теле укытучысы буларак, үзе белем биргән укучылары республика олимпиадаларында зур уңышларга ирешәләр. Район, республика, Бөтенроссия, Халыкара олимпиадаларда җиңү яулау, БДИда югары балл җыю - укучылар өчен үзләре теләгән уку йортын сайлау мөмкинлеге ул. Укучылары инде моның хаклыгын раслап өлгерделәр. Халыкара олимпиадалар призеры Зилә Билалова хәзер Мәскәүнең милли тикшеренү университетының юридик факультетында 2 курста белем ала. Укучыларын Мәскәү, Казан, Санкт-Петербург югары уку йортлары чакыра икән - фән дәрьясында дөрес юл сайланган дигән сүз. 2014 елда грант отып, район күләмендә эшләүче психологик үзәк ачылган. 2016 елда республиканың иң алдынгы ун мәктәбе исәбенә кереп, "Уңышлы мәктәп" һәм интернат мәктәпләр өчен махсус грантка лаек булганнар. Әлбәттә, зур дәрәҗәләргә ирешү җитәкченең коллективны бербөтен итеп туплавы, эшкә чын күңелдән бирелгәнлек нәтиҗәсе. «Сәләтле балалар мәк­тәбендә эшләү зур җаваплылык, Ләйсән Рәкыйповна кебек җитәкче белән эшләү зур бәхет», - диләр хезмәттәшләре. Мәктәптә укучыларга чит телне тирәнтен өйрәтү - заман таләбе. Бүген биредә укучылар инглиз теле белән беррәттән, кытай теленә өйрәнәләр. Киләчәктә төрле фәннәрне инглизчә алып бару планлаштырыла. Әмма иң элек тәрбияле, заманның йөзек кашы булырлык шәхесләр тәрбияләү- мәктәптә төп юнәлешләрнең берсе. Тәрбияле кеше кулында гына белем яхшы корал икәнлегенә директор ханым иң элек үзе инанган, инде хезмәттәшләренә дә раслаган. Аның уңышларында гаиләсе - ире Ришат, кызы Зилә, улы Илсафның да өлеше зур, гаилә җылысы хезмәтендә көч, рух бирә аңа.

Чыганак: saby-rt.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев