Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

«Шул көнне әлеге бабай төшемә керде. Тиргә батып уяндым»

Әдәм баласы дөньяга килеп, акыл белән эш итә башлаганнан бирле, тормыш мәшәкатъләре, борчулар гел туып торалар. Шул вакыттан башлап, югары акыл иясе дөнья белән идарә итүче, ярдәмче - Аллаһы Тәгалә барлыгын тоеп, сизеп яшибез. Дини күтәрелеш чорында, бик күп шәһәр, авылларда мәчетләр ачылды, мәдрәсәләр эшли башлады. Ислам диненең хасиятен аңлагач,...

Күп кенә яшьләр бер-берсеннән күреп мәчеткә йөри, ислам дине кушканча тормыш алып бара. Хәрам булган нәрсәләр сәламәтлеккә, тормышка зыян китергәнен аңлагач, әлеге эшләрдән тыелалар.
- Сөйләсәм ышанмассың да, - дип сүзен башлады мәчеттә танышкан ир уртасы кеше. -Тормышта барлык теләгән нәрсәм бар иде. Тырыш кешенең шулай булырга тиеш инде, дип кенә кабул итә идем барлык уңышларымны.
- Беркөнне күршедә яшәүче ак сакаллы карт, машина белән барырга чыккан юлымнан туктатып: «Улым, вакытыңны күп алмам, сүземне тыңла әле. Сиңа бер киңәш бирәсем килә», - дип сүзен башлады.
- Сөйлә бабай, тыңлыйм, - дидем, күземне сәгатъттән алмыйча гына.
- Улым, малың да, мөлкәтең дә, уңышларың да сөбханаллаһ кына, сине мәчет юлында да, мал мөлкәтеңә гөшер сәдакасы салганыңны да күргәнем юк, Аллаһ Тәгалә көтә бит. Онытма Аның барлыгын! - дип берничә сүз әйтте дә, - Бар улым, сүзем бетте, юлыңда бул, - дип озатып калды.
Бабай әйткән сүзләр, юлга кузгалгач, шалтыраган телефон тавышы белән онытылдылар. Көннәр үтә торды, эшләр уңышлы бара, керем мул керә, бабай да онытылды.
Иртән эшкә килсәм, бар да ярсыган. Безнең продукцияне алмаганнар, чит илгә киткән машиналар уңышсыз сәфәрдән кире кайтканнар, берничә җирдә безнең белән хезмәттәшлек килешүен өзгәннәр.
Шул төндә әлеге ак сакаллы, чиккән түбәтәй, яшел камзул кигән, таякка таянган бабай төшемә керде. Кабат шулай машинам янына килде дә, бер сүз дә әйтмичә, уйчан, шелтәле күзләрен миңа төбәп, сакалын сыпырды. Куркып, тиргә батып уянып киттем...
Шуннан башланды инде... Дачаны, йорт җиһазларын, аннары кыйммәтле савыт сабаны, аннары машиналарны саттык. Суд хезмәте эшне җентекләп тикшергәннән соң, эшләп түләү шарты белән иректә калдырды.
Әлеге хәлләрдән соң гаилә белән бабай фатирына күчтек. Эшкә йөрергә дип бабай машинасын бирде. Өзлексез күңелдә йөргән бетмәслек проблемалар, юл фаҗигасе ясарга мәҗбүр иттеләр. Әле дә Аллаһның кодрәте белән исән калдым. Хастаханәдә озак вакыт ятканнан соң, әлеге йорт сукмагын бик күп акча белән "түшәдем". Хәзер инде үзең күреп торасың, мин - инвалид. Үткән тормышым, узган еллар юлын уйлыйм да, "Я Раббым, кимчелекләремне акларга дөньялыкта ук мөмкинлек биргәнең өчен мең шөкер сиңа", - һәр намаздан соң шулай шөкер итәм, - дип, таянып торган таягына карады. Аннан нәрсәнедер исенә төшергәндәй, уйланып торганнан соң: - Онытма Аның барлыгын! - дип өстәп, сүзен йомгаклады.

Рәсим ҖӘЛӘЛ
Матбугат.ру

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев