Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

"Сездән башка булмый һич, Рөстәм Нургалиевич!" - Әбри Хәбриев Президент юбилеена җыр яздырган (ВИДЕО)

Кичә Татарстан Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнехановка 60 яшь тулды. Бәлки, әле ишетмәгән кешеләр калгандыр. "Татар радиосы" ди-джее, шоумен, "Рәвешләр" юмор театры артисты Әбри Хәбриев илбашына атап җыр яздырган.

Җырның тексты:

Юллар тигез, йортлар төзек,
Кырда үсә игеннәр.
Алтын куллы халык яши
Безнең татар илендә.
Гастрбайтер басып алды
Шушы татар дөньясын
Булышыгыз, зинһар, безгә,
Татар эшсез ятмасын!
Булышыгыз зинһар өчен -
Сорый татар баласы!
Нигә генә тотынсак та,
Кирәк егәрлек һәм көч!
Сездән башка булмый һич,
Рөстәм Нургалиевич!
Өченче башкала бездә,
Казан - ыспорт үзәге.
Урыслашкан татар күреп,
Эй, өзелә бит үзәгем!!!
Əти-әни бетте, өйдә
Папа-мамалар көтә!
Хезмәт хакын кыскарталар,
Бәяләр безне өтә!
Бала-чага русча сөйли,
Телне сукты паралич!
Туган телне югалтмыйкчы,
Рөстәм Нургалиевич!
Шулай да яшибез әле,
Безне бетереп булмый!
Без бит горур татар халкы,
Татарлар кимен куймый!
Татарстан чиген узгач
Бетә юллар һәм тормыш.
Синдә тудым, синдә яшим -
Шушыдыр минем булмыш.
Татарстан, синдә яшим,
Зур рәхмәт сина, язмыш!
Анда куәт, анда кодрәт,
Акыл, чибәрлек һәм көч!
Яраткан президентыбыз -
Рөстәм Нургалиевич!

---
Матбугат.ру

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев