Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Сәүдә үзәгендә янгында ничек исән калырга: экспертлардан киңәшләр

Кемеровода "Зимняя вишня" сәүдә-күңел ачу үзәгендә чыккан коточкыч янгын берничә дистә кеше гомерен өзде. Моңа бәйле рәвештә, Россиянең Генераль прокуроры урынбасары Александр Буксман урыннардагы прокурорларга, Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белән берлектә сәүдә-күңел ачу үзәкләрендә янгын куркынычсызлыгын тәэмин итүне тикшерергә кушты.

Якшәмбе, язгы каникуллар башланган көн, мультфильм премьерасы - шатлыклы һәм матур булырга тиешле көн күпләрнең тормышын фаҗигага "кадәрге" һәм "аннан соңгы" өлешләргә бүлде.

Кемероводагы фаҗига, кызганычка, беркемнең дә очраклы вакыйгалар йогынтысыннан сакланмаган булуына дәлил булып тора.

"Татар-информ" агентлыгы экспертларга бер сорау белән мөрәҗәгать итте: мондый очракта ничек исән калырга?

"Янгын чыккан очракта, булдыра алган кадәр, тынычлык сакларга кирәк. Кагыйдә буларак, бездәге барлык сәүдә үзәкләрендә автоматлаштырылган янгын куркынычсызлыгы системасы бар. Шул исәптән, кешеләргә янгын турында хәбәр итү дә көйләнгән. Бинадан чыгып китәргә кирәк дигән хәбәр тексты яңгыраячак. Чыгу юлы юнәлешен, кагыйдә буларак, күрсәткечләр билгели. Шул күрсәткечләр буенча чыгу юлын табарга кирәк. Булдыра алган кадәр тиз арада бинадан чыгып китү хәерле", - дип сөйләде Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсенең Күзәтчелек эшчәнлеге идарәсе җитәкчесе урынбасары Максим Трущин.

Федераль янгын хезмәтенең Татарстан буенча Укыту үзәге укытучысы, беренче класслы янгын сүндерүче Радик Гатауллиннан берничә киңәш:

1. Әгәр төтен чыкканын күрсәгез, янгын сүндерүчеләрне чакырыгыз, администрация аша хәбәр итү системасын эшләтеп җибәрегез.

2. Тыныч булыгыз, паникага бирелмәгез.

3. Сулыш алырга җиңелрәк булсын өчен, суда чылатылган тукыма файдаланыгыз.

"Әгәр су булмаса, чәй йә башка эчемлек кулланырга була. Гадәттә, алар һәрвакытта да була. Һичьюгы дымлы салфетка файдаланып була", - дип аңлатты Радик Гатауллин.

4. Балаларны үзләрен генә калдырмагыз.

5. Бинадан чыккач, куркынычсыз урынга, ераккарак китегез.

6. Ябык бинада калган очракта тәрәзәләрне ачмагыз.

"Кемеровода кешеләр тәрәзәләрдән сикереп чыккан, кызганычка каршы, аларның башка юлы булмаган. Ләкин шундый кагыйдә бар: автобаскыч килгәнче, беркайчан да тәрәзәләрне ачарга ярамый. Ачык тәрәзәдән кислород керә һәм ялкын тагын да көчлерәк яна башлый. Янгын сүндерүчеләрне күргәч тә, тәрәзәләрне ачарга кирәк. Юкса, алар тәрәзәне ватып, пыяла ватыклары белән кешеләрне имгәтергә мөмкин. Шуны истә тотыгыз: автобаскыч буенча арт белән төшәргә кирәк: җилкә алга барырга тиеш", - дип сөйләде Радик Гатауллин.

7. Янгын сүндерүчеләрнең күрсәтмәләрен төгәл үтәгез.

8. Янгын вакытында берәр ябык бүлмәдә аерылып калсагыз, ишекне тыгыз итеп ябыгыз, ярыкларны дымлы чүпрәк белән капларга тырышыгыз.

"Тәрәзә янына йә иң ерак почмакка китеп басу хәерлерәк. Тәрәзәгә маркер, помада, лейкопластырь - кул астында булган теләсә нәрсә ярдәмендә "SOS" дип языгыз. Ике минут саен янгын сүндерүчеләргә үзегезнең урыныгыз турында хәбәр итеп торыгыз. Болай эшләү диспетчер сезнең кайда икәнегезне белеп, баскычны нәкъ сез торган урынга китерсен өчен кирәк", - дип сөйләде әңгәмәдәшебез.

Еш кына гадәттән тыш хәл вакытында кешеләр паникага бирелә. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре кисәтүенә карамыйча, кешеләр барысы да ишеккә ыргыла, юлда очраган бар нәрсәне таптап уза.

Мондый очракта имгәнмәс өчен, берничә гади кагыйдәне үтәргә кирәк.

"Гадәттә, кешеләр төп керү-чыгу юлына таба ыргыла, шунда чират хасил була. Һәрбер сәүдә үзәгенең төп стеналары буйлап запас эвакуация ишекләре була. Шул ишекләргә таба бару хәерлерәк. Күп очракта, кызганычка каршы, бу ишекләр бикле була, йә хезмәткәрләр өчен генә файдаланыла. Инструкция буенча, аларны ачарга тиешләр. Кемероводагы вакыйгалар буенча фикерләгәндә, кызганычка каршы, алар астагы катларда ук бикле булган, кешеләр капкынга эләгеп калган. Бу Россия Хөкүмәтенең 2012 елның 25 апрелендә чыккан № 390 "Янгынга каршы режим турындагы" Карарын турыдан-туры бозу була", - дип сөйләде янгын сүндерүче.

1. Кешеләр күпләп чабышканда, пыяла витриналар һәм колонналардан ераккарак китегез.

"Халык төркеме кешене бу колоннага терәп куярга мөмкин. Төркем артыннан бармаска тырышыгыз, кешеләр арасыннан чыгыгыз. Бераз гына диагональ буенчарак хәрәкәт итәргә кирәк. Төп стеналарга якынрак булыгыз - иң куркынычсыз урын шунда, янгын вакытында да, бина ишелгәндә дә", - дип басым ясап әйтте Радик Гатауллин.

2. Буарга мөмкин булган бар әйберне - шарф, галстук, иңгә аркылы аскан сумка ише әйберләрне салыгыз.

3. Биек үкчәләрне салыгыз.

4. Кыйммәтле әйберегезне идәнгә төшереп җибәрсәгез, аны алыр өчен иелмәгез. Зур төркем хәрәкәт иткән вакытта иелергә, чүгәләргә ярамый.

5. Әгәр сезнең белән кечкенә бала булса, аны коляскадан кулыгызга алыгыз, гәүдәгезгә кысыгыз, йә иңбашыгызга утыртыгыз.

"Балаларны чыгу юлына таба кешеләр төркеме аша тапшырган очраклар булды - бу яхшы ысул. Әгәр бала зуррак булса, аны алдыгыздан җибәрегез, кулдан ычкындырмагыз, баланы таптап китмәсеннәр, үзе егылмасын өчен саклап барыгыз", - дип киңәш итә Гатауллин.

Беренче ярдәм

Янгын вакытында кешене өч төрле афәт көтәргә мөмкин: пешү, ис тиеп агулану, артык җылыну. Кагыйдәләр чагыштырмача гади, тик, кызганычка каршы, аларны һәркем дә истә тотмый. Янгын вакытында үзеңә һәм башкаларга ярдәм күрсәтү турында Иҗтимагый төбәк коткару отряды җитәкчесе, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының аттестацияләнгән коткаручысы Алена Макарова сөйли.

Пешү

1. Пешкән урынны су белән суытыгыз.

"Мөмкин булган очракта, агып тора торган су файдалану хәерле. Андый су булмаса, теләсә нинди су да ярап тора. Беркайчан да пешкән урынга кар тидерә күрмәгез. Карны башта кулда эретергә кирәк. Су авыртуны җиңеләйтә, шешкән урынны киметә", - дип киңәш бирә Алена Макарова.

2. Йөзекләр, беләзек салыгыз, каешларны ычкындырыгыз - көчле пешү очрагында бу урын шешә башларга мөмкин.

3. Яра суынганчы, кремнар, майлар кулланмагыз.

"Бензин, керосин һәм башка шундый сыеклыклар куллану ярдәм итә диюләре - әкият! 15-20 минут дәвамында бернинди крем, май сөртергә ярамый", - дип аңлатты коткаручы.

4. Әгәр пешкән урын, зыян күрүченең уч төбе кадәр өч тапкыр зурлыкта булса, тиз арада "ашыгыч ярдәм" чакырыгыз.

5. Авырткан урынны җиңелчә генә итеп дымлы тукыма белән бәйләргә мөмкин. Моны пешкән урын кечкенә булган очракта гына эшләргә ярый.

6. Әгәр киемнәр тәнгә ябышкан булса, аны салдырырга тырышып карый күрмәгез. Тукыманы яра кырыйлары буйлап кисеп алырга гына ярый.

Ис тиеп агулану

1. "Ашыгыч ярдәм" чакырыгыз.

2. Кешене саф һавага алып чыгыгыз, төтен булган урыннан ераккарак алып китегез.

"Кысып тора торган киемнәрне чишеп җибәрегез, су булса, битен чылатыгыз, су булмаса - кар белән ышкып җибәрегез, корым тузанын сөртеп алыгыз. Ис тиеп агуланган кешегә ярдәм иткәндә, аны аркасына түгел, ә яны белән яткырырга кирәк. Чөнки ул коса башларга мөмкин", - дип киңәш итте Макарова.



3. Кеше аңын югалткан булса, аны урамга алып чыгарга, сулышын тикшерергә кирәк.

"Сулышны тикшерү өчен күкрәк читлеге күтәреләме-юкмы икәнен күзәтергә кирәк, йә сулыш юлларына колак белән якын килеп, тыңлап карарга кирәк. Бу очракта сулышны тикшерү өчен көзге, йә каурый куллану ярдәм итмәс", - дип сөйләде Алена.

Куркынычсыз сәүдә үзәге

Сәүдә үзәкләренә таләпләр Россия Хөкүмәте Карарында язылган. Янгын сүндерүче Радик Гатауллин төп пунктларны аерып әйтте.

1. Барлык хезмәткәрләр дә янгын куркынычсызлыгы чаралары буенча уку-өйрәнү узарга тиеш.

2. Янгын сүндергечләрнең урыны күрсәтелгән эвакуация планнары булу мәҗбүри.

3. Сәүдә үзәге җитәкчелеге янгын вакытында кешеләрне эвакуацияләү буенча хезмәткәрләрнең гамәлләре турында инструкция эшләргә тиеш.

4. Хезмәткәрләр өчен куркынычсызлык буенча тренировкалар кимендә ярты елга бер тапкыр уздырылырга тиеш.

5. Бер эвакуация ишеге булган бинада берьюлы 50дән артык кеше булырга тиеш түгел.

6. Запас ишекләр ачкычсыз, җиңел ачылырга тиеш.

7. Сәүдә үзәге җитәкчелеге электрик фонарьлар турында кайгыртырга тиеш (50 кешегә бер фонарь).

Татарстанда, үлчәмнәре белән "Зимняя вишня" сәүдә үзәгенә охшаган, иллегә якын сәүдә-күңел ачу үзәге бар. Аларның барысын да прокуратура һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре тикшереп чыгачак.

"Соңгы еллардагы тикшерүләр күрсәткәнчә, кагыйдә бозулар төрле булырга мөмкин. Эвакуация ишекләрен һәм юлларын әйберләр белән каплап куюдан башлап, җитди кагыйдә бозулар - эвакуация юлларын һәм ишекләрен томалау, кайсыбер урыннарда хәтта планны үзгәртү дә очрарга мөмкин. Янгынга каршы автоматик система ватык булырга мөмкин. Безнең хезмәткәрләр барган Татарстан территориясендә урнашкан күп кенә сәүдә үзәкләре безнең таләпләрне белә һәм үтәргә тырыша", - дип сөйләде Максим Трущин.

Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәмәгән өчен, сәүдә үзәкләре хуҗаларына штраф яный: вазыфаи затлар өчен 10 нан 15 мең сумга кадәр, юридик затлар өчен 150 дән 200 мең сумга кадәр.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре, гадәттә, прокуратура рөхсәте белән генә тикшерә ала. Гомумән, бу бик катлаулы процедура һәм шактый күп документлар әзерләүне таләп итә торган эш.

"Планнан тыш тикшерүне бары тик гражданнар гариза язса гына башкара алабыз. Әгәр гражданнар теге яисә бу сәүдә үзәгендә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре үтәлми, кешеләр һәм аларның сәламәтлеге өчен куркыныч тудыра дип, кагыйдә бозуларны аерым санап, гариза язса гына, без планнан тыш тикшерү оештыра алабыз", - дип аңлатты күзәтчелек хезмәте идарәсе җитәкчесе урынбасары.

http://intertat.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев