Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Сатыш бүлекчәсе 41240 центнер сөт җитештергән: азмы бу, күпме?

«Сатыш» бүлекчәсендә һәм Кибәче бригадасының отчет сайлау җыелышында район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Гафур Хәсәншин катнашты.

Белгечләрнең үз тармак­лары буенча эшчәнлеккә хисапларын, анализларын җыелган халык кызыксынып тыңлады. Еллык башкарылган эшләр һәркем өчен дә кызыклы, билгеле. Чөнки, кырда эшләүченең дә, терлекченең дә хезмәте уртак нәтиҗәгә китерә. Хуҗалык җитәкчесе Фәр­гать Сәүбәнов әйткән­чә, механизаторның чә­­чү тирәнлеген дөрес көйлә­мәве, терлек азыгының сыйфатына да нык бәйле. Һәркемнең дә шуны аң­лап эш итүләрен, һәр хезмәтнең нечкәлеген тоеп, җаваплылык белән эшләргә чакырды ул хезмәт коллективын.

Агроном Рамил Шәймәр­данов чыгышыннан аң­ла­шылганча, узган ел бөртекле культураларның бер гектарыннан уртача 29 центнер уңыш җыеп алынган. Дөрес, үсемчелектә җиренә җиткереп башкарасы эшләр бик күп. Мисалга, идарә башлыгын да, хуҗалык җитәкчелеген дә бәрәңгедән алынган уңышның азлыгы, сугару системасының тулы куәтенә эшләмәве борчый. Шул уңайдан, бәрәңгенең яңа сортларын үстереп карауны быелга максат итеп куйдылар.

Сөтнең эшләүчеләр өчен төп күрсәткеч булуы саннар белән дәлилләнә Һәм бу алар тормышында да чагылыш таба.

-Технологияләрне төгәл үтәп, дөрес итеп ашатканда сыерларның сөт бирүчәнлеге арта бара, - ди зоотехник Васил Миңнебаев һәм моны саннар белән дәлилли:

- 2015 елда 10 мең килограммнан күбрәк сөт бирүче 1 сыерыбыз булса, узган ел 3әү булды, 9500-10000гә кадәр алдагы елда берәү дә юк иде, узган ел 11 баш сыер шулкадәр сөт бирде, 9100-9500 килограмм сөт бирешле сыерлар 2015тә - 3әү иде, 2016да 18 баш, 8500-9000гә кадәр 8 иде, 20 баш булды, 8000-8500 килограмм сөт бирешле сыерлар 16 иде, 37гә җитте.

Зоотехник чыгышыннан аңлашылганча нәселне яңар­ту буенча да эш алып барыла. Бу максаттан, узган ел Германиядән 6534 доза сперма сатып алынган.

Хуҗалыкның 1827 баш мөгезле эре терлеге бар. Шуның эченнән 660 башы савым сыеры. 100 гектарлы авыл хуҗалыгы җиренә 45 баш терлек туры килә. Узган ел җитештерелгән 41240 центнер сөтнең 20379ын - Сатыш бригадасы, 10226сын - Бигәнәй, 10635 центнерын Мамалай бүлекчәсендә җи­тештергәннәр.

Хуҗалыкның баш зоотехнигы Васил Миңнебаев үз чыгышында терлекләрне ашату технологиясенә тук­талды, терлекләр сәламәтлегенә анализ ясады. Шулай ук хуҗалыкның атчылык, кымыз ясау цехы, кәҗәчелек, умартачылык тармакларындагы уңышлар да барланды.

Алда әле эшлиселәр, ире­шәсе үрләр зурдан. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Гафур Хәсәншин "Сатыш" бүлекчәсенең 2016 елгы эш нәтиҗәләреннән канәгать булуын белдерде, шул ук вакытта тырышлыкны тагын да арттыру мөмкинлегенә дә тукталды.

- Сезнең хуҗалыкның күр­сәткечләре район хуҗа­лыклары белән ча­гыш­тырып караганда уртача. Эш шартлары бөтен хуҗалык өчен дә бер. Безнең максат - хуҗалыкларда акча керемнәрен югарырак дәрәҗәдә булдыру. Рес­публикада агымдагы елга үсемчелек тармагында - 10, терлекчелектә 5 процент үсеш тәэмин итеп, шул исәпкә акча керемнәрен арттыру бурычы куелды. Икътисад тотрыклы булганда, табигать шартлары уңай килеп, дөрес итеп хезмәтне оештырганда тагын да югарырак хезмәт хаклары алырга мөмкинлекләр бар, - дип хисап җыелышына йомгак ясады ул.

"Саба" җәмгыятенең Сатыш бүлекчәсе, Кибәче бригадасы җитәкчесе Фәргать Сәүбәнов:

-Хезмәт коллективы тырышлыгы белән узган ел Сатыш бүлекчәсе 41240 центнер сөт (2015тә - 38846 иде), 2580 центнер ит (2985) җитештерелде. Сөт җитештерү узган елга карата үсеш 106 процент, ит җитештерү 86 процент тәшкил итә. Бер сыерга 2015тә еллык савым уртача 5263 булса, узган ел 5950 килограмм сөт савылды. Терлекчелектән хуҗалыкка 199,985 миллион сум акча керде. 770 баш бозау алынган.

Кибәче бригадасында 25506 центнер сөт (узган ел 23070), 2370 центнер ит җитештерелде. Сөт җитештерү узган елга карата үсеш 111 процент, ит җитештерү 122 процент тәшкил итә. Бер сыерга 2015тә еллык савым уртача 4445 булса, узган ел 5472 килограмм сөт савылды.


Чыганак: saby-rt.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев