Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Шәмәрдәндә яшәүче Камалова Факия Фатых кызын 95 яшьлек юбилее белән котлыйбыз.

Камалова Факия Фатых кызы 1930 нчы елның 8 нче июнендә Чистай районы Сарсаз авылында туа.

Сугыш елларында колхоз кырларында эшли. 1949 нчы елда Чистай мәктәпкәчә  яшьтәге белем бирү училищесын тәмамлый. Соңрак Казан педогогия институтында укып рус теле һәм әдәбияте белгечлеге ала. Балалар бакчасында эшләп, мәктәптә балаларга белем биреп,  Шәмәрдәндә балалар бакчасында методист-тәрбияче булып эшләп лаеклы ялга чыга.  Бөек Ватан сугышы  елларындагы хезмәтләре өчен тыл ветераны исеменә лаек була һәм  юбилей медальләре белән бүләкләнә. 5 бала тәрбияләп үстерә.

                                

 

Хөрмәтле Факия апа!

 Сезне ихластан гомер бәйрәмегез, 95 яшьлек юбилеегыз  белән тәбрик итәбез.  Сезгә иң беренче чиратта сәламәтлек телибез. Ничә яз, җәй, көз һәм кыш-шушы еллар эчендә җилле, давыллы, буранлы, янгырлы көннәрегез дә, кояшлы, аяз, җылы һәм матур көннәрегез дә аз булмагандыр. Борчу-хәсрәтләр күрмичә, ходай биргән гомерегезне, үз аякларыгызда йөреп, тынычлыкта,   сәламәтлек белән, күңел тынычлыгында яшәп үткәрергә насыйп булсын. Балаларыгызның кадер-хөрмәтен тоеп,  һәр туган таңга сөенеп яшәгез.                                          

                                         Хөрмәтле Факия  апа!                                                        

                                Туган көнегез килеп ишек каккач,

                             Еллар үтә диеп уфтанмагыз.

             Күңелегездә калсын яз чуагы,

    Гомер үтә диеп сүрелмәгез.

          Сәламәтлек ташламасын сезне

      Һәрбер көнегез үтсен шатлыкта

     Яшәү яме,дөнья иминлеге

     Юлдаш булсын сезгә картлыкта.

          Үткән еллар матур гомер дисез

                             Борчылмагыз узган елларга.

                             Исәнлекне күбрәк бирсен ходай

                             Иминлеклэр бирсен елларга.

 

 Зур хөрмәт белән Саба муниципаль районы, район Советы башкарма комитеты, Шәмәрдән авыл җирлеге.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев