Шәмәрдәндә гомер итүче Фәсхетдинова Рәйсә Әсхәт кызын 90 яшьлек юбилее белән котлыйбыз.
Гомерегез тыныч, саулыгыгыз нык булсын. Алдагы гомер елларыгызны шулай ук сау-сәламәт булып, балалар, оныклар белән тыныч көннәрдә үтәргә язсын сезгә.
Шәмәрдәндә гомер итүче Фәсхетдинова Рәйсә Әсхәт кызын 90 яшьлек юбилее белән котлыйбыз.
Фәсхетдинова Рәйсә Әсхәт кызы 1935 елның 03 ноябрендә Теләче районы Максабаш авылында туа.
1950 нче елда Югары Кибәхуҗа 7 еллык мәктәбен тәмамлый. 1953 нче елда Мәскәү өлкәсенә торф эшенә китә.
1957 нче елда Шәмәрдәнгә кайтып урнаша һәм ашханәдә эшли башлый. Шушы ук елда пешекчеләр әзерли торган көллияткә укырга керә. 1991 нче елга кадәр өлкән пешекче булып җәмәгать туклану оешмасында эшли.
1959 нчы елда тормышка чыга. Ире Ризван белән 3 кыз үстерәләр. Бүгенге көндә кызлары, оныклары тәрбиясендә гомер кичерә.
Хөрмәтле Рәйсә апа!
Сезне чын күңелдән үзегезгә генә хас бәйрәмегез, олы юбилеегыз белән котлыйбыз. Бу тормышта сәламәтлектән дә кадерле берни дә юк. Ходай сезне шуннан аермасын. Гомерегез тыныч, саулыгыгыз нык булсын. Алдагы гомер елларыгызны шулай ук сау-сәламәт булып, балалар, оныклар белән тыныч көннәрдә үтәргә язсын сезгә.
90 яшем тулды инде, диеп
Уфтанмгыз әле, бер дә моңаймагыз.
Башланмаган дистәләрне башлап
Матур итеп яшәгез, картаймагыз.
Юбилеегыз белән котлап
Ак чәчәкләр җиргә сибелсен
Күңел түрегездәге изге хисләр
Сүнмәс бәхет булып үрелсен.
Алдагы гомер елларыгызны тынычлыкта, муллыкта, кадерле һәм хөрмәтле кеше булып, үз аякларыгызда йөреп үткәрергә насыйп булсын. Сәламәтлегегез нык, гомерегез озын , туар таңнарыгыз тыныч булсын.
Зур хөрмәт белән Саба муниципаль районы, район Советы башкарма комитеты, Шәмәрдән авыл җирлеге, районның социаль яклау идарәсе, "Саба дулкыннары" телерадиокомпаниясе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев