Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Салават Фәтхетдинов призына көрәш ярышлары россиякүләм статус алачак

Турнир россиякүләм статус алсын өчен, анда Татарстанның барлык районнары да катнашырга тиеш, дип саный җырчы.

(Казан, 9 апрель, "Татар-информ", Алмаз Шиһабетдинов). Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов призына татарча көрәш ярышлары россиякүләм статус алачак. Җырчы моның өчен турнирда барлык районнар да катнашырга тиеш, дип саный.

"Без ярышларны россиякүләм дәрәҗәдә уздырырга сөйләшкән идек. Бүген дә бу сорау кузгатылды. Миңа калса, безгә әле бераз көтәргә кирәк. Татарстанда 40тан артык район бар. Шуларның барысы да катнашып бетмичә, россиякүләм дәрәҗәгә чыгарга кирәкми. Бездә "йоклаган" районнар бар", - диде Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов.

Исегезгә төшерәбез, кичә Теләче районында Татарстанның халык, Россиянең атказанган җырчысы Салават Фәтхетдинов призына көрәш ярышы узды. Ярышта 19 районнан 230 көрәшче катнашты.


Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев