Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Сак булыгыз, сихер! Бу язмадан чәч үрә тора!

Сихер - гарәп сүзе. Гарәпләр сәбәбе аңлашылмаган һәм яшерелгән гамәлләргә күп вакытта «сихер» дип әйтәләр. Әлбәттә, сихернең кайсы вакытта, кайсы гасырда барлыкка килүе мәгълүм түгел. Һәрбер кавемдә сихер булды. Һәрбер пәйгамбәр килгән вакытта, һәрбер кавем вә гасырда әдәм балаларында ошбу сынау вә фетнә, вә вәсвәсә - сихер яшәп килде.

«Бәкара» сүрәсенең 102 нче аятендә Аллаһу Себехәнәһү вә Тәгалә безләргә ошбу сихер хакында тирән мәгълүмат бирә. Кайбер имансыз бәндәләр Сөләйман хакында ялган сөйләп, шайтанның сүзенә иярделәр, ягъни Сөләйман пәйгамбәргә Аллаһы Сөбехәнәһү вә Тәгалә дөньяда булмаган мөлкәтне бирде - аның кулында җил-давыллар, җеннәр вә шайтаннар һем хайваннар илә кошлар иде. Ул алар белән идарә иткәндә, әлбәттә, җеннәр вә шайтаннар үзләрен бик авыр хис итәләр иде. Һәм көннәрдән бер көнне Сөләйман пәйгамбәр вафат булганнан соң Иблис мәлгунь сихер китабын язып, Сөләйманның тәхете астына атты. Һәм шуннан соң ул кешеләргә әйтте:

«Карагыз, Сөләйманның тәхете астында нинди китап ята икән - ул да булса сихер китабы! Җәмәгать, Сөләйман үзенең хөкем иткән дәверендә ошбу сихер китабы белән идарә итте», - дип, ялган сүзләр илә халыкларны инандырды, һәм шуның хакында Аллаһы Сөбехәнәһү вә Тәгалә безләрне кисәтеп һәм тыеп әйтәдер: «Ышанмагыз Иблиснең язган китабына. Сөләйман пәйгамбәр сихер илә түгел һәм ул көферлек илә түгел, ә Аллаһка иман китерү сәбәпле хакыйкый хөкем илә хөкем итте».

Сихернең, сихер китабының язылуы фәкать Иблиснең эшедер һәм бүгенге көнгә кадәр ошбу Иблис язган сихер китабыннан күчереп язалардыр. Һәм кешеләр аларны укып өйрәнәләрдер. Һәм бигрәк тә иман вә әхлак түбәнәйгән бер чорда әдәм балалары Иблиснең язып калдырган ялган вә көферлек китабын кулланып, күп кешеләр арасында бозыклык, фәсәд кылалардыр. Аллаһы Сөбехәнәһү вә Тәгалә әйтәдер: «…белсәләр иде алар үзләренең дөньяларын ахирәткә сатканнарын. Алар ошбу сихер гамәле кылу сәбәпле, һичбер игелекләре калмыйча дөнья вә ахирәтләрен заяга үткәреп, ахирәттә сихер ияләре газап ияләре булуларын, җәһәннәм әһеле булуларын белсәләр иде». Аллаһы Сөбехәнәһү вә Тәгалә аларны хисап кылган вакытта хәерле мизаннарында һичбер игелек булмавын белсәләр иде сихерчеләр вә аларга йөрүче бәндәләр. Безнең бүгенге вәгазебез дә сихер һәм сихерчеләр вә сихернең төрләре вә сихерчеләргә йөрүчеләр хакындадыр.

Аллаһы Сөбехәнәһү вә Тәгалә безләрне кисәтеп Коръәни Кәримдә һәм Пәйгамбәребез салләллаһу гәләйһис вәссәлләм үзенең мәшһүр хәдис Шәрифендә әйтте: «Кем дә кем багучыга, сихерчегә килеп, аңардан нәрсә дә булса сораса, нәрсәнеңдер хакында беләсе килсә, ул Пәйгамбәребезгә иңгән һәрнәрсәгә көферлек кылган кеше булыр», - диде. Икенче бер хәдис Шәрифендә Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйтә: «Кем дә кем сихерчеләргә вә багучыларга килеп, аларның берәр сүзенә ышанса - аларның 40 көн буена намазлары кабул кылынмас», - ди.

Сихерләргә әмер кылып, сихер гамәлендә ярдәм сорап килгән кешеләрнең иманнарының вә ихласлыкларының һичбер ноктасы да калмас.

Сихер 8 төрле була

Аның беренчесе - аера торган сихер. Улы белән анасы, улы белән атасы арасын яки ике абый, йә ике апа арасын, яки ике дус арасын, ә инде кешеләр арасында бигрәк тә киң таралганы - ир илә хатын арасын аерудыр. Каян һәм ни өчен барлыкка килә соң бу аерулар? Әлбәттә, явызлыкларның башында көнчелек торадыр. Бу хаста әдәм баласына һич тынгылык бирми. Берәүнең дус-ише, берәүнең хатыны, берәүнең ире бай, гаиләләре бәхетле яки ике дусның сәүдәсе хәерле булу сәбәпле, икенче бер имансыз бәндәнең кальбендә көнчелек уты кабынадыр.

Кайбер кешеләр үзләренең бәхетсезлекләре Аллаһка көферлектән вә Аллаһның кушканнарын үтәмичә, тыйганнарыннан тыелмаудан икәнлекне аңламыйдыр. Ләкин алар Аллаһка якынаеп, игелек кылу вә иманга килү урынына, бәхетлеләрне бәхетсез, балаларны ятим итәргә тырыша. Һәм шушы көнчелек вә кызыгу аларны ошбу сихер юлына алып киләдер. Әлбәттә, алар үзләре сихер кыла алмаска да мөмкин. Әмма безнең җирлектә бүгенге көндә сихер белән мәшгуль булган кешеләр бихисаптыр. Алар янына килеп, алардан ярдәм сорыйлар, шулай итеп, үзләренең мәкерле ниятләренә вә максатларына ирешергә телиләр. Сихерче сихерләргә теләгән кешенең һәм дә аның анасының исемен сорый. Ни өчен? Бу вакытта аның янындагы җен кешенең исемен вә анасының исемен тыңлап тора да кешенең "код" дип аталган керү ачкычын эзли башлый. Һәм шул вакытта сихерче сорыйдыр: «Алып килдеңме үзең белән ул кешенең берәр нәрсәсен?» Һәм шулар белән ул үзенең әфсеннәрен-төфсеннәрен укып, бу кешегә явызлык салып, ошбу сихерне кыладыр. Әгәр дә алып килгән нәрсәсе булмаса, ул суга яки ризыкка сихерен салып, аны ашатырга кушыр, яисә җиде юл чатында аны ташлап калдырырга, дип әмер кылыр. Менә шундый гамәл, җәмәгать, сезнең ошбу кыска гомерегездә бәхеткә ирешәм дип уйлаган көферлек юлыгыз - дөнья вә ахирәттә сезне иң бәхетсез итүче гамәлдер. Әгәр дә шушы гамәл кылынса, сихер шул вакыттан тәэсир итә башлый. Аеру сихеренең күренә башлавы түбәндәгедән гыйбарәттер. Беренчесе - әгәр дә ике кеше арасында кинәт ара суына башласа, икенчесе - араларында бик күп шик вә шөбһә туса, өченчесе - бер-берсен гафу итә алмаслык дәрәҗәгә җитсәләр, дүртенчесе - кечкенә генә сәбәпне дә зурайтып күрсәтсәләр, һәм бигрәк тә бер-берсен ямьсез кыяфәттә күрә башласалар, бу вакытта сихер кылынган булыр.

Соңгы вакытта күпләрегезгә телевизор экраннарында төрле игъланнар күрергә туры киләдер. Мәсәлән, «сөйгәнегезне кире кайтарам», «аерылганнарны кавыштырам» һ.б. Беләләр микән әдәм балалары бу гамәлнең дә көферлек вә Аллаһның иң яратмаган гамәлләреннән булуын вә дөнья һәм ахирәттә аның түбәнчелеккә вә көферлеккә алып баруын.

Икенче төр сихер - сөйдергеч сихере. Дөреслектә, Рәсүлебез вә Коръәни Кәрим кушмаганча өшкерү һәм дә бөтиләр асу вә сөйдергеч сихерләре - ширек. Ә кем ширек гамәл кыла, беләсез, җәһәннәмдә мәңге калыр. Бу төр сихерне дә, җәмәгать, кылыр өчен кешеләр сихерчеләргә бара. Һәм сихерчеләр алардан шулай ук сихерләргә кирәк булган кешенең берәр чәчен яки фотосын, яки киемен сорарлар һәм үзләренең явызлыкларын, көферлекләрен, сихерләрен кылып, ошбу кешегә зыян салырлар. Әгәр дә бу явызлык кылынса, әдәм баласында түбәндәге күренешләр пәйда булыр. Беренчесе -сихерләнгән кешедә чиктән арткан мәхәббәт хисе барлыкка килер һәм сихерләнгән кеше кинәттән берәр кешене чиктән тыш ярата башлар, һәрвакыт аның белән җенси мөнәсәбәткә керергә теләр һәм бу хистән сабыр итәргә һичбер көч таба алмас. Ошбу сихерләнү белән күңелендә мәхәббәт хисе туса, аның бихисап күп авырулары да барлыкка килер. Бу гайре табигый хис аның күп әгъзаларына, йөрәгенә, кан тамырларына тискәре йогынты ясар, әдәм баласы тәмам авыруга сабышыр. Әгәр дә бу бәндәне сихердән дәваламасаң, ул хәтта вафат булырга да мөмкин.

Өченче төр сихер - ул күзгә күренү яки саташу сихере. Башкача әйткәндә - галлюцинация. Бу вакытта да кешеләр сихерчегә үзләренең ниятләрен вә максатларын әйтер.

Сихерче инде бу төр сихердә җеннәрне эшкә җигәр. Ошбу төр сихер белән сихерләнгән кеше тик торган әйберләрне хәрәкәтләнгән рәвештә, яки кечкенә әйберләрне зур итеп, зур әйберләрне кечкенә итеп күрә башлар. Әгәр дө шушындый халәтләр барлыкка килсә һәм ул кинәттән генә булса, белегез, сезне саташу сихере белән сихерләгәннәр.

Дүртенче төр сихер - ул җенләнү сихере. Сихерчеләр тарафыннан җеннәргә әмер кылыныр һәм җеннәр әдәм баласының эченә кереп, аның баш миендә урнашып, баш миендәге кирәкле нокталарга басып, сихерченең әмерен үтәп, әдәм балаларының тәнендә бозыклык вә фәсәд, вә фетне, вө вәсвәсә кылырлар. Нәрсә сизәр соң җенләнү сихере белән сихерләнгән әдәм баласы? Беренчесе - онытучанлык, таркаулык. Кешенең хәтерендә һичбер сүз, һичбер күренеш калмас. Икенчесе - сөйләшкәндә теле багланыр, ашыгыр, тотлыгыр. Өченчесе - озаклап бер ноктага карап тора башлар, яисә - күзләре бер урында тормыйча, тиз-тиз хәрәкәт итәр. Дүртенчесе - бу бәндә бер урында тик тора алмас. Бишенчесе - бер эшне озаклап башкара алмас. Алтынчысы - сихер инде бик тирән үтеп кергән булса, әдәм баласы кая барганын, ниләр сөйләгәнен аңламас һәм адашып йөрер.

Бишенче төр сихер - апатия, ягъни һәрнәрсәдән ваз кичү, бернәрсә белән дә кызыксынмау һәм дөньядан ваз кичәргә теләү. Әдәм баласы үзендә шушындый бер хис барлыгын белсә, һәм ул кинәттән барлыкка килсә, моның да сәбәбе, җәмәгать, сихердән булырга мөмкин. Бу сихер дә сихерче тарафыннан җен ярдәмендә башкарылыр. Әлеге сихер белән сихерләнгән әдәм баласы түбәңдәге хисләрне тояр: беренчесе - кинәттән ялгызлыкны ярата башлар. Икенчесе - үз-үзенә йомылыр. Өченчесе - күп вакыт сөйләшми торыр. Дүртенчесе - кешеләр белән аралашуны гомумән, яратмый һәм сөйми башлар. Бишенчесе - игътибары югалыр. Алтынчысы - кешедә бик нык һәм еш баш авыртуы барлыкка килер. Менә шундый хисләр сизсәгез, җәмәгать, сездә сихер булуы мөмкиндер.

Алтынчы төр - курку сихере. Әгәр дә сез үзегездә түбәндәге төр тойгылар кинәттән барлыкка килүен күрсәгез, сездә сихер булуы мөмкин.Куркыныч төшләр күрсә һәм төшендә ниндидер тавышлар ишетсә, аны каядыр дәшәләр һәм төшендә биек урыннан егылып төшүен күрсә, һәм бу төшләр еш кабатланса, өнендә төрле аваз вә тавышлар ишетсә, бик күп вәсвәсәләнсә, тәһарәт алганда, кулын юганда авызны юдым микән, авызны юганда борынымны юдым микән, аягын юганда мәсих кылдым микән, тагын кылыйм микән, намаз укыганда ничә ракәгать укыдым микән, дип вәсвәсәләнсә - бу хисләр әдәм баласының күңелендә еш булса, бу вакытта әдәм баласында куркыту сихере булуы мөмкин. Һәм моны, әлбәттә, сездән көнләшкән, сезнең яхшы укуыгыздан, яхшы яшәвегездән көнләшеп йөргән дусларыгыз, иптәшләрегез, хәтта туганнарыгыз да - күңелләрендә иман чаткысы калмаган бәндәләр сезгә бу зыянны салырга мөмкин. Алар сихерчегә барып үзләренең теләкләрен сөйләгәннән соң сихерче җен белән ярдәмләшер. Бу очракта җен әдәм баласының эченә кермәс, ә фәкать аның янында булыр, аңа өнендә төрле авазлар белән тавыш илә вәсвәсә кылса, йоклаган вакытында төрле сурәттә, төрле куркыныч халәттә булып, аны йокысында да борчыр. Менә мондый төр сихерләр, җәмәгать, безнең халык арасында бик нык таралган. Һәм шуңа күрә ошбу сихернең дә рәвешен сезгә аңлатып үттек.

Җиденче төр сихер - авыру сихере. Авыру сихере, җәмәгать, шул ук сихерче тарафыннан башкарыла.Гомумән, сихерче һәрбер сихерендә җеннәр белән файдаланыр. Бу вакытта да сихерче кул астында булган ярдәмче кяфер җеннәрен ошбу әдәм баласына юнәлтер. Алар аның баш миендә сихерче кушкан эшләрне кылыр.

Авыру сихере ничек була соң? Әйтик, бер кешенең берәр әгъзасы авырта яки сызлый - кулы яки аягы, яки башы, яки башка төрле бер әгьзасы. Һәм ул табибларга барган. Аның бу авыруын һичничек фәнни яктан, медицина ягыннан аңлата алмыйлар. Һәм табиблар бу авыруның, бу әгъзаның сызлау сәбәбен таба алмый икән, бу вакытта сихер булуы мөмкин. Берәр әгьзаның яки кулның, яки аякның, яки тәннең бер ягы, яки бөтен тән хәрәкәтсез калса - параличланса, яки берәр хисне югалтса, әйтик, исне сиземләми, тәм тоймый, яки башка төрле аңлатып та бетерергә мөмкин булмаган авырулар барлыкка килгәндә - сихер булуы мөмкин. Шуңа күрә авырулар, әлбәттә, башта табиб тарафыннан тикшерелергә тиеш. Чөнки бөтен төрле авыруларга да Аллаһы Сөбехәнәһү вә Тәгалә тарафыннан дәва бар. Пәйгамбәребез (с.г.в.) үзенең хәдис шәрифендә безләргә әйтеп калдырды: "Аллаһы Сөбехәнәһү вә Тәгалә әдәм балаларына авыруны да һәм дә дәваны да иңдерде. Һәрбер авыруның үз дәвасы бар. Дәваланыгыз, әмма дәваланмагыз хәрам юл белән. Шәригать тарафыннан тыелган юл белән дәваланмагыз. Әдәм баласы дәваланырга, дәваны эзләргә тиеш. Җир йөзендә күпме авыру булса, һәрберсенең дә дәвасы бар. Әмма Аллаһы Сөбехәнәһү вә Тәгалә авыруларның дәваларын яшергәндер бер хикмәт вә гыйлем астына. Әдәм балалары аны үзләренең тырышлыклары, гыйлемнәре илә тапсыннар өчен. Алар бер авырудан дәва тапкан бер чорда, берничә яңа авыру барлыкка килер һәм аның сәбәбе - әдәм балалары үзләренең иманнарын дәваламаудыр. Дәва эзлиләр төрле авырулардан, төрле шешләрдән, әмма ләкин кальбләрен алар дәваламыйлар. Аллаһы Сөбехәнәһү вә Тәгалә Коръәни Кәримдә әйтә:

"Аларның кальбләрендәдер авыру, әгәр дә алар кальбләрендәге авыруларын дәваламасалар - аларга дөнья вә ахирәт газабы". Дөнья вә ахирәт газабы. Иң мөһим әгьза - кальб. Кальб - ул йөрәкнең рухи катламы. Әгәр дә без - әдәм балалары үзебезнең кальбләребезне көферлекләрдән, ялганнардан, гайбәтләрдән, шикләр-шөбһәләрдән, риялардан, ширекләрдән, сихерчегә йөрүләрдән, көнләшүләрдән, тәкәбберлекләрдән дәваласак - башка төрле авырулардан да имин булыр идек. Аллаһы Сөбехәнәһү вә Тәгалә иманнары сәламәт булган бәндәләрне дөньяви авырулардан Үзе саклыйдыр. Шуңа күрә, и, әдәм балалары, белсәк иде без кальб авыруларыннан терелүне вә һәм дә кальбне иманда саклауның әһәмиятен, ул вакытта безгә даруханәләрдәге һичбер дару да кирәкмәс иде. Без сәламәт булыр идек. Безнең һәрбер авыруыбыз имансызлыгыбыз сәбәпле Аллаһының газабы рәвешендә киләдер.

Сигезенче төр сихер фәкать хатын-кызларда гына була. Хатын-кызларның җенес әгъзаларыннан күрем вакытыннан соң да кан агу, җәмәгать, бу - сихер.

Менә без, җәмәгать, сезләргә сихернең сигез төре хакында сөйләп үттек. Бу сихерләр белән сез таныш булырга тиеш. Сез үзегезне сихерләүдән саклагыз. Пәйгамбәребез (с.г.в.) үзенең хәдис-шәрифләрендә әйтә: "Саклану дәвалануга караганда хәерлерәктер". Әмма ләкин әдәм балалары үзләрен сакламыйлар. Соңыннан, инде эш узгач, өшкер әле дип, миңа Коръән укы әле, дип, миңа "Йәсин" чык әле, миңа азан әйт әле, дип йөриләр. Хәтта шул вакытта да, намазга кайт, намазга бас, дигәндә: "Юк, син мине башта дәвала, аннан соң мин кайтырмын намазга", -дип, карышалар. И, әдәм балалары! Кайсы өшкерүченең кулында соң ул сихәтлек, юк аның кулында ул сихәт. Сихәт Аллаһ тарафында, җәмәгать. Өшкерүчеләр алар дәва бирмиләр, алар Аллаһның каләме илә Аллаһтан килгән шифаны гына сезгә ирештерүчеләр. Әгәр дә сез Аллаһка карышасыз икән, Аллаһның кушканын үтәмисез икән һәм сакланмыйсыз икән, бозыклыклардан сезгә һичбер өшкерүче ярдәм итмәс. Шуңа күрә, үзегезне кечкенәдән саклагыз. Олы яшьтәге кешеләр, өшкерүчеләргә йөрисез. Ә балаларыгызны намазга бастырдыгызмы? Алар зикер өйрәнделәрме? Алар Коръән укыйлармы? Киләчәктә аларга да сихер куймасыннар өчен, ник аларны сез сакламыйсыз? Шуңа күрә, саклагыз үзегезне вә балаларыгызны, хәләл җефетләрегезне сихердән иман, белән, тәүхид белән, Аллаһка ышану белән һәм дә намаз белән, тәһарәт белән, госел белән, уразалар белән, күп итеп зикер кылып. Коръән уку белән. Бердәнбер иң дөрес юл, җәмәгать, саклану. Бөтиләрнең юктыр әһәмияте, әгәр дә сезнең кальбегездә вә телегездә зикер булмаса. Иманга кайту, иманлы булу - намазлы булу. Фәхеш гамәлләрдән, чын бозыклардан, күз тиюләрдән, сихерләрдән, явыз бәндәләрнең явызлыкларыннан саклыйдыр безләрне намаз. Әй, белсәгез иде сез ихлас күңелдән укылган намазның нинди зур әһәмияткә ия булганын. Зикер әһелләренең вә һәм дә тәүбә әһелләренең күп сихерләрдән һәм бозыклыклардан саклануларын. Шуңа күрә, җәмәгать, тәһарәтле булыгыз, госелле булыгыз һәрвакыт. Көнгә 5 мәртәбә намазыгызны үтәгез. Уразаларыгызны тотып, көндезге, кичке, иртәнге, ашау алдыннан, ашаудан соң, бәдрәфкә керер алдыннан һәм чыкканда, өйдән чыкканда һәм кергәндә, бер эш алдыннан, берәр гамәл алдыннан кылына торган зикерләрне сез кылсагыз, үзегезне зикер белән чолгасагыз - сезгә бер сихерченең явызлыгы үтеп керә алмас.

Һәм дә сакланыгыз, җәмәгать, догалар белән. Пәйгамбәребез (с.г.в.) тикмәгә генә әйтмәгән: "Дога ул - мөэминнең коралы". Корал - һөҗүм өчен түгел, ә саклану өчен. Иртәнге вә икенде намазларыннан соң кылына торган догаларны кылыгыз, җәмәгать. Бу - бик мөһим, чөнки сихерне кылалар кояш баер алдыннан һәм кояш баегач, ә икенде намазы укыла кояш баер алдыннан. Сез ошбу догаларны кылсагыз үзегезне кич белән, төнлә белән кылына торган сихерләрдән сакларсыз. Әһәмият бирегез, җәмәгать, бу догаларга, әһәмият бирегез үзегезнең тормышыгызга. Үзегезнең тормышыгызда гөнаһтан сакланыгыз. Гөнаһтан сакланмасагыз, хәрам гамәлләрдән сакланмасагыз - көтегез дә торыгыз сихернең килүен. Аллаһы Сөбехәнәһү вә Тәгалә безләргә саклану өчен кием рәвешен тәкъдим итте Коръәндә. Без аларны үтибезме? Ни өчен сез, иң кадерле әдәм балалары, үтәмисез Аллаһының кушканнарын? Кеше ни уйлар, дип йөргән бер дәвердә сихер белән җәфа чигәсез. Гөнаһлардан, хәрам ризыклардан, хәмердән, хәрам итләрдән, бисмилласыз суелган итләрдән һәм башка төрле хәрам маллардан үзләрегезне саклагыз, үзләрегезне пакьлагыз, гайбәтләрдән, ялганнардан, төрле-төрле бозык гамәлләрдән үзләрегезне саклагыз, явыз бәндәләр белән аралашуларыгызны, төрле-төрле күрәзәчеләргә йөрүләрегезне туктатыгыз, төрле-төрле астрологияләр белән, төрле экстрасенсларның китапларын укып, төннәр буе алар белән җенләнеп ятуларыгызны туктатыгыз. Аллаһ каршында ничек җавап бирерсез сез, том-том сихер китапларын укыганда, "Әлхәмдүлилләһи раббил-гәләмин" дигән аятьнең мәгънәсен дә аңламасагыз. Коръәни Кәримдә һәрнәрсәдән саклану бар, һәрнәрсәдән гыйлем бар. Коръән белән мәшгуль булыгыз. Дога белен мәшгуль булыгыз, инкарь итмәгез динне. Динне инкарь иткән кеше Аллаһны инкарь иткән булыр. Аллаһны инкарь иткән кеше көферлеккә төшкән булыр. Ул бәндәгә дөньяда вә ахирәттә олуг газаптыр.

Ә инде, җәмәгать, сездә менә без алда сөйләп үткән кайбер хисләр, кайбер тойгылар, шушы сигез төрле сихернең берәрсе бар икәнен белсәгез яки тойсагыз, Коръән белән гамәл кылып, Коръән белән өшкерүче кеше янына барырга кирәк. Без сезне иң күркәм итеп күргәнгә күрә, сезнең саклануыгызны теләгәнгә күрә, бүгенге көндә Җир йөзендә сихер киң таралганга күрә, урамга чыккач төрле чатта сихер китапларын сатып алып, кечкенә яшьтәге бала да сихерчегә әйләнергә мөмкин булган вакытта - без сезгә: "Сакланыгыз, иманга кайтыгыз, Ислами рухият белән яшәгез!" - дип тәкъдим итәбез. Бу вакытта сез үзегезнең исәнлегегезне дә, иманыгызны да һәм дә дөнья вә ахирәтегезне дә бәхетле, сәгадәтле итәрсез. Һәммәгезгә дә исәнлек, саулык, сәламәтлек, бәхет, сәгадәт, гаиләләрегез даими булсын, балаларыгыз исән-сау булсын. Ялкауланмагыз, тартынмагыз намаздан. Намаз сезне дөньада да, ахирәттә дә бөек затлардан кылыр. Барыбызга да Фирдәвес җәннәтләрендә бергә мәңге калырга Раббебыз насыйп өйләсен! Әссәләмүгәләйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәракәтүһү!

Реклама

Чыганак: Игелек

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев