Саба ТВ

Сагынам сине, сеңлем... (ГЫЙБРӘТ ӨЧЕН)

Бүген тагын ул аны төшендә күрде. Тагын ул: «Әйдә, булышыйм...», – дип, аның янында бөтерелде. Ул ап-ак киемнән, озын кара чәчләрен иңнәренә таратып ташлаган да, нидер әйтмәкче, нидер эшләмәкче була. Шундый иде бит ул. Гел ярдәм итәргә, булышырга гына тора иде. Яшен булып атылып килеп керә иде дә: «Әйдә, әйт, нинди эшең бар? Тиз генә эшләп ташлыйм», – дияр иде.

 

Ут иде, ялкын иде... Күзеңне ала алмаслык чибәр иде. Бу сүзләр аңа дога булып барып ирешсен, ходаем.
 
Сеңлесе Рәмзиянең бу якты дөньяны, газиз балаларын калдырып, мәңгелеккә китеп баруына күп еллар үтте. Әмма барысы да бүгенгедәй истә. Кайчак, күңеле бик тулып киткән вакытларда, Зәйтүнә сеңлесе белән сөйләшә, ачуланган, үпкәләгән була. Әйтте бит ул аңа: « Эчмә, аракы юньлегә китерми. Син инде иреңне кире кайтара алмассың. Болай йөрсәң, ул сиңа бер дә бәхил булмас. Балаларыңны кара». Күпме ялварды, күпме үгетләде. Ләкин кайгысын аракы белән юа башлаган яшь-чибәр сеңлесе күз алдында сулып, картаеп китте. Аңа инде берни дә кирәкми иде кебек.
 
Рәмзия шул каһәрдән һичничек котыла алмады. Кайларга гына алып бармады Зәйтүнә аны, кемнәргә генә күрсәтмәде. Азга гына туктап тора да, тагын эчәргә керешә. Күпләр хатын-кыз алкоголизмын дәвага бирешми дип, уйлыйлар. Чынында, бу алай түгел. Бу – ялгыш фикер. Зәйтүнә моны хәзер генә аңлады. Ул агуның, иң элек, баш миен зарарлавы, шуңа да эчкән хатын-кызның үз-үзен тәнкыйтьли алмавы менә шундый проблемалар китереп чыгара да. Эчкән кеше үз-үзенә бикләнә, сәер тотышы белән хәйран итә, эшенә, гаиләсенә, балаларына карата бернинди җавапсызлык сизми. Ул зәхмәт сеңлесен дә әнә шулай үзенә бәйләп куйды да, җибәрмәде.
 
Ә бер көнне сеңлесе өйдән бөтенләй үк чыгып югалды. Атналар, айлар буена кайтмаска әйләнде. Өйдә өзгәләнеп көткән балалары турында да уйламады. Әйтә башласаң: «Син бар бит. Мин сиңа ышанам», – ди торган иде. Соңыннан гына белделәр, ерак та булмаган үзе. Якында гына. Үзе шикелле салырга яраткан бер ир янында. Шул ир башына җитте дә инде аның. Кара төн уртасында сеңлесенең гәүдәсен урамнан табып алдылар. Күмгәндә хәтта йөзен ачып күрсәтмәделәр. «Кыйнаганнар, битенә карарлык түгел», – диделәр.
 
Язгы матур көннәрнең берсендә чәчәк кебек гомер өзелде. Яшисе дә яшисе, балаларының үсеп җитеп зур кешеләр булуын күрәсе, адәм баласына бер генә мәртәбә бирелгән бу ямьле тормышның бар шатлыгын тоеп, һәр мизгелен кабатланмас итеп яшисе иде дә бит... Ул бит үзе шулай дигән иде.
 
 
 
  •  
  •  
  •  
  •  
  •  
  •  

 

______________________________________________________________________________________________________________________________________

 

Безнең инстаграммга кушыл ===>>> Instagram.com/trksabadulkynnary/

______________________________________________________________________________________________________________________________________

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: