Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

"Сагынабыз, юксынабыз сине, Лилиябез..."

Бу көннәрдә бик зур югалту хәсрәте кичерәбез...Кадерлебез Лилия Флорид кызын каты авыру мәңгелеккә алып китте.

Гөрләтеп тормыш иткәндә, әле яшьнәп яшәр чагында гүр иясе булды кадерлебез...бу авыр хәсрәтне күңел хаман кабул итми. Нишлисең бит, язмыштан узмыш юктыр, Аллаһы Тәгалә аны шулай кыска гомерле итеп яраткан...Авырганда кадерлебезгә медицина ярдәме күрсәткән Саба хастаханәсе коллективына бик зур рәхмәтебезне җиткерәсебез килә. Шулай ук соңгы юлга озатуда булышкан, ихластан кайгыбызны уртаклашкан барлык туганнарга, хезмәттәшләренә, классташларына, күршеләргә, дусларга зур рәхмәтләребезне җиткерәбез.Озатырга бик күп кеше килде.Барыгызга да мең-мең рәхмәтләр яусын. Ходай берегезгә дә мондый хәсрәтләр бирмәсен, бер-берегезнең кадерен белеп, иминлектә яшәгез. Лилиябезнең дә урыны оҗмахта булсын, безгә хәер-догасын калдырып китсен.Бик сагынабыз, юксынабыз....

Салкын кышлар җиргә биргән иде
Шул ук кышлар алды куйнына.
Күңел фәрештәсе булырсың син
Кадерлебез, гомер буена....(с)

Мәрхүмәнең әти-әнисе, гаиләсе, туганнары.

Байлар Сабасы.

Чыганак: saby-rt.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев