Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

“Сабантуй” спорт мәктәбенә йөрүче спортчыларны бадминтон ярышларында уңышлы чыгыш ясаулары белән котлыйбыз!

7 нче апрель көнне Казан шәһәренең бадминтон үзәгендә 13 яшькә кадәр һәм 17 яшькә кадәр балалар арсында узган Татарстан Республикасы беренчелегенә үткәрелгән бадминтон ярышларына нәтиҗә ясалды. Уеннар ялгыз, парлы һәм катнаш категориядә үтте.

17 яшькә кадәр булган  ярышта, Татарстан Республикасы укучылары арасындагы уздырылган спартакиадада “Сабантуй” спорт  мәктәбе командасы 3 нче урынга чыкты.

 Татарстан Республикасы Беренчелеге ярышларының җиңүчеләре:

13 яшькә кадәр парлы хатын-кызлар арасында : 3 нче урынны Мөхәмәтшина Ләйлә/ Васильева Анастасия (Саба районы/ Казан шәһәре) алдылар.

17 яшькә кадәр ялгыз ир-атлар категориясендә: 2 нче урынга  Хайриев Ильяс  (Саба районы) чыкты.

 

Реклама

17 яшькә кадәр парлы ир-атлар категориясендә 1 нче урынга Хайриев Ильяс/ Вафин Денис (Саба районы / Алексеевск районы) лаек булдылар.

17 яшькә кадәр катнаш парлы категориядә: Хайриев Ильяс / Галиева Регина (Саба районы/ Түбән Кама шәһәре) 2 нче урынга чыктылар.

“Сабантуй” спорт мәктәбе командасы Татарстан Республикасының XII Спартакиадасында Татарстан буенча 2 нче урынга чыкты, ә үз төркемнәрендә 1 нче урынга лаек булды.

 Спортчыларыбызны уңышлы чыгышлары белән котлыйбыз!

Фото: http://saby.tatarstan.ru
http://saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев