Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Сабалылар йөзү буенча Татарстан Республикасы беренчелегеннән 8 медаль алып кайтты

Бу – районның яшь спортчыларының иң зур җиңүләре.

(Саба, 7 июнь, "Татар-информ",  "Саба таңнары", Фәридә Вилданова). Шушы көннәрдә Минзәләдә йөзү буенча Татарстан Республикасы беренчелеге узды, анда 15 районнан барлыгы 152 спортчы катнашты. Чемпионат 13-15 яшьлек малайлар, 11-13 яшьлек кызлар арасында ике көн дәвам итеп, яшь спортчылар йөзүнең аерым төрләре буенча төрле дистанцияләрдә көч сынаштылар, дип яза район газетасы.

Районның балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенең йөзү түгәрәгенә йөрүче җиде укучы әлеге бәйгедә катнашып, 4 алтын, 4 бронза медаль яулап кайттылар.

Аерым алганда, Әмир Рафыйков 50, 100, 200 метрлы дистанциядә брасс стилендәге йөзүдә 1 урын, 200 метры араны комплекслы йөзү стилендә 3 урын алуга иреште. Нур Шәйхетдинов 200 метр дистанциядә комплекслы йөзү стилендә 1 урын, 400 метрда ( ирекле стиль) – 3 урын, 50, 100 метр дистанцияләрдә (баттерфляй стиле) 3 урын яулады. Бу – районның яшь спортчыларының иң зур җиңүләре.

Реклама

"Йөзү иң авыр спорт төрләренең берсе. Елдан-ел бассейнга йөрүчеләр, йөзүнең файдасын аңлаучылар арта. Бу җиңү балаларның алты ел дәвамында куелган тырышлыкларының, чыдамлылыкларының нәтиҗәсе. Шулай ук җиңүнең нигезенә укучыларның уку белән бергә спортны дөрес бәйләве, әти-әниләрнең теләктәшлеге, тренерның тырышлыгы салынган. Укучыларым белән бик горурланам. Районда бөтен шартларны булдырган район башлыгы Рәис Миңнехановка, укучыларга ярышларда катнашу мөмкинлеге биргән балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры Рифат Хисамовка зур рәхмәтемне әйтәсем килә. Укучылар моннан соң да уңышлары белән куандырырлар, районыбыз тарихын яңа җиңүләр белән баетырлар", – ди тренер Гөлназ Сафина.

 

Фото: saby-rt.ru/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев