Саба ТВ

Сабада «БЕРДӘМ РОССИЯ» конференциясе узды

20 нче декабрь көнне Байлар Сабасында «БЕРДӘМ РОССИЯ» Бөтенроссия сәяси партиясенең Саба төбәк бүлеге XXXIII конференциясе булып узды. Конференция эшендә БЕРДӘМ РОССИЯ» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге сәяси советы әгъзасы Марат Әхмәтов, «БЕРДӘМ РОССИЯ» партиясенең Саба җирле бүлекчәсе секретаре, Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов, Саба районы Советында «БЕРДӘМ РОССИЯ» фракциясе җитәкчесе, Саба муниципаль районы башлыгы урынбасары Расих Закирҗанов, делегатлар, район Советы һәм шәһәр Советы депутатлары, беренчел бүлек сәркати, партия әгъзалары катнашты.

Конференцияне ачып, Расих Закирҗанов билгеләп үткәнчә, "бердәм россиялеләр" өчен беренче бурычларның берсе-район халкы, сайлаучылар мәнфәгатьләрендә көндәлек эш. Депутатларга, башлангыч бүлек секретарьларына, җирле бүлекчә эшен оештыручыларга рәхмәт белдерде. Конференциядә «БЕРДӘМ РОССИЯ» Саба муниципаль берәмлеге сәяси советы секретаре, контроль-ревизия комиссиясе сайланды.

Яшерен тавыш бирү барышында бер тавыштан «БЕРДӘМ РОССИЯ» Саба муниципаль бълеге секретаре итеп Рәис Миңнехановны сайладылар. Рәис Нургалиевичны һәм партиянең политсоветын сайланганнарны котлыйбыз, нәтиҗәле эш телибез!

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: