Саба дулкыннары

“Саба таңнары” газетасы редакциясе коллективы Татарстан Республикасы­ның Журналистлар берлеге каршында оештырылган Матбугат музеенда кунак булып китте

Кунак дигәч тә, эшсез­лек­тән интегеп, юкны бушка авыштырып йөриләр икән дип уйлый күрмәгез. Бүген монда "Район тормышы" дигән проект юл алды.

Исеме тапталганрак кебек булса да, җисеме күп нәр­сәне эченә ала бу чараның. Максатларының беренче чираттагысы - район җир­лек­ләренә яшь белгечләрне җәлеп итү. Матбугат му­зееның үзенә Мәдәни мирас елында, ягъни 2013 елда нигез салына башлаган иде. Дөресрәге, оештыру эшләрендә башлап йөргән, бүген дә аның өчен җан атып яшәгән Ралия Фәтхет­динова башлангычы белән эшләнгән проект грант отты.

Өч сәбәп

Ә ни өчен сабалылар беренчелек хокукына ия булдылар дисезме? Ралия Ша­һит кызы әйтүенчә, мо­ның өч сәбәбе бар. Берен­чедән, Саба - Татарстанда район газетасы гел татарча гына нәшер ителә торган төбәк. Икенче­дән, "Саба таңнары"­ның кү­ренекле журналист, 27 ел буена район газетасына мөхәр­рирлек иткән язу­чы-пуб­ли­цист, күп санлы китаплар авторы Тәлгат Нәҗ­миев оештырып калдырган үз музее да бар. Монысы - рес­публикада бердәнбер. Өченчедән, Казан (Идел буе) федераль университетындагы татар матбугаты өчен белгечләр әзер­ләүче татар журналистикасы кафедрасы мөди­ре, филология фәннәре док­торы, профессор Васыйл Гари­фул­лин­ның "һө­нәри бишеге" булган бу газета. Ул анда мәктәп елларыннан үз кеше булып, студент чагында практика үт­кән, хәзер дә тыгыз элем­тәдә яши. Әйтергә кирәк, Васыйл Заһитович та - журналистика өлкәсендә доктор дәрәҗә­сенә ия булган бердәнбер галим.

Монда музей булачак

Аңлашыла ки, музей кысаларына кертерлек булгач, Саба район газета­сы­ның бай тарихы да бар дигән сүз. Ә бит зур эшләргә тотыну өчен башта теләк, аннары ният кенә кирәк. Бу җәһәттән редакциядә иң озак эшләгән хезмәткәр, авыл хуҗалыгы бүлеге мөдире Гөлсинә Галимуллина болай дип сөйләде:
- Бервакыт Тәлгат Самат улы мине чакырып алды да, башыма бер уй килде әле, шуны әйтермен дигән идем дип, бинабызда бушрак торган урын бар иде, шунда ияртеп килде. Ишекне киң итеп ачып куйды да: "Менә монда музей булачак. Аңа җаваплы кеше син бу­лырсың. Язма­саң, язма, тик шушы эш белән шөгыль­лә­неп, җиренә җит­кер", - диде.

Шул көннән экспонатлар җыю башлана. Газетага да белдерү бирәләр. Бер ай эчендә музейга дип тәгаен­ләнгән урын шыплап тула. Ә яңа бинага күчкәч, ул яңар­тыла, заманчалаштырыла.


- Музеебызның ишек­ләре көнозын ачык тора, -дип таныштыра Гөлсинә Наил кызы. - Монда үзенә бер аерым мохит. Күп вакыт үзебез дә, бирегә кереп, элекке елларда бергә газета чыгарган хезмәттәш­лә­ребез­не искә алабыз, ис­тәлекләрне барлыйбыз. Аларның кул җы­лысы тигән каләмнәрне тотып карыйбыз, куен дәф­тәрләрен актарабыз. Кыс­касы, шул ел­ларның җылы атмосферасына чумабыз. Саба укучылары менә инде 86 ел үз газеталарын укыйлар. Район үзе 1930 елның авгус­тында оеша. Ә октябрь-ноябрь айларында инде газета чыгарырга әзерлек башлана. "Колхоз байрагы" дип исем­ләнгән басманы, керосин лампасы белән яктыртып, хәрефләрне берәм­тек­ләп җыеп чыгаралар. Ул хәтта Бөек Ватан сугышы чорында да нәшер ителүдән туктамый.


Шушы урында Гөлсинә ханым бик кызыклы сан китерде. 1943 елның 17 гыйнварына кадәр газетаның биш саны дөнья күргән. Ә быел без беренче санны бары тик 11 гыйнварда гына чыгардык, диде ул.


Газета тарихы - ул елъязма кебек. Типографиядә күп еллар хезмәт куйган ветеран Флера апа Закирова электр белән эшләүгә кү­чүен менә ничек тасвирлый. "Ниһаять, 1956 елда булса кирәк, типографиядә машиналар электр белән эшли башлады. Бер рус ке­шесенең, Сабага килеп, безне алҗыткыч кул хезмә­теннән коткарганын яхшы хәтерлим. Эштән төн­лә кайтабыз. 11гә кадәр эшләп бе­термәсәң, ут сүнә. Әнинең минем электрга тоташтырылган газета басу машинасында эшләгәнемә бер дә ризалыгы юк. Син токка эләгеп үләргә йөри­сең, дия торган иде. Шөкер, андый күңелсез­лекләргә та­ры­ма­дык. Коллектив күп­кырлы тормыш белән яшәде. Ике-өч елмы, башка учреж­де­ние­ләрдән калышмыйча, куян да асрадык әле, атналар буе урманда печән чапкан вакытлар бар иде.

Иң яшь мөхәррир

Еллар үткән саен исем­нәр алышына, ләкин сабалылар өчен аларның һәр­берсе кадерле, һәрберсе тарих битләренә уелган. 1981 елда "Җиңү байра­гы"­ның мө­хәррире итеп Тәлгат Нәҗ­миев билгеләнә. Ул шул чорда республикада иң яшь мөхәррир була. "Ел газетасы" бәйгесендә катнашып, район газетасы бер­ничә ел рәттән республикада призлы урыннар яулый. Бизәлеше һәм эшләнеше буенча да дип­ломнар ала. Татарстан Рес­пуб­ликасы­ның Мактау грамоталары, Татарстан Пре­зидентының Рәхмәт хаты белән бүләк­ләнә. Кыскасы, газетаның абруе бермә-бер күтәрелә. Әдәбият, сәнгать әһелләре тормышына һәм иҗатына багышлап язылган мәкалә­ләре аны оста каләм иясе икәнлеген күрсәтә. Тәлгат Самат улы бигрәк тә мәзәк остасы буларак таныла. Ничә еллар буена куен дәфтәренә төртеп барган мәзәкләрен китап итеп чыгара. Болар күп ишетелгән, күп сөйләнгән гади мәзәк­ләр түгел, ә Саба җирле­ген­дә туган уенчак мәзәкләр.

Иртәнге саф, йомшак җил

1990 елда район газетасы "Саба таңнары" булып чыга башлый. Ни өчен дигән сорау туар, бәлки. Редакция хезмәткәрләре әй­түенчә, сә­бәп­ләре байтак, әмма бә­хәссезе берәүдер. Укучы­ларның тәкъдим­нә­рен искә алып, район елъ­язмасының исемен сайлаганда, "Саба" сүзенең урнашып калуы мәс­лихәт кү­релә. Саба ул иртәнге саф, йомшак җил дигәнне аң­лата. Исеме җисеменә туры килеп тора газетаның. Ул район елъязмасы булуын дәвам итә. Иртә таңнан халыкка яхшы хә­бәрләр иреш­терә. Кыскасы, Габдулла Тукай шигы­реннән алынган "Әйдә, халыкка хезмәткә, хезмәт эчендә йөрмәккә!" дигән шигаренә тугры булып яши. Бүген аны Рөстәм Ис­мәгыйлев җитәк­ли һәм хез­мәттәшләренең матур эшен дәвам итә. "Саба таңнары" элеккечә төрле бәйгеләрдә җиңә, шул исәп­тән "Бәллүр каләм" призына да лаек була.

Хәбәрчеләр белән эшләүгә аеруча зур игътибар күр­сәтәләр ре­дакциядә.
Шул җәһәттән Сабада ел дәвамында нәтиҗәле эш­ләгән хәбәрчегә матбугат активисты Закир Йосыпов исемендәге бүләк бирелә. Мондый премия инде 1967 елдан бирле тапшырыла. Район кешеләре Закир Йосыповны егерменче еллар­ның куркусыз хәбәрчесе буларак беләләр. Хәзер Сабада аның премиясенә лаек булган 30лап хәбәрче бар. Ул яшәгән нигезгә мемориаль такта да куелган.

"Мишә дулкыннары"

Кайчандыр Нәби Дәүли, Хәсән Туфан, Сибгат Хәким кебек танылган шәхесләр: "Са­бада иҗат белән кызыксынучылар күп. Әйдәгез, бер­гәләшеп редакциядә әдәби түгәрәк оештырып җибәрик", - дигән тәкъдим белән чыгалар. Шул чордан бирле түгәрәк утырышлары ай саен диярлек үткәрелеп килә. Аларда яшь автор­ларның әсәрләре укыла, сәяси, әхлак темаларына, әдәбият теориясе турында әңгәмәләр, кызыклы һөнәр ияләре, ветераннар белән очрашулар үткәрелә. Тырышлык бушка китми. Район газетасында, әдәби түгә­рәктә чыныгу алып, Мәгъ­сүм Ху­җин, Рашат Низами, Нурислам Хәсәнов, Фәүзия Бәй­рәмова кебек танылган язучылар, шагыйрьләр калкып чыга. Оешмага исемнең дә бик килешлесен уйлап табалар - "Мишә дулкыннары". Түгәрәккә йөрүчеләр авылларда да, үзәктә дә төрле очрашулар үткәреп торалар.


Ә Матбугат музеенда үткәрелгән чараның тагын бер яхшы ягы булып чыкты: ул журналистикага кагылышы булган Казанда яшәүче якташларны да очраштырды. Васыйл Заһит улы практика үтеп йөргән чакларын гыйбрәтле дә, көлкеле дә итеп сөйләсә, Тәслимә Низами Саба турындагы җы­рын бүләк итте. Зөлфәт Зиннуров та истәлекләре белән бүлеште. Гөлзада Бәйрә­мова шигырь китапларын бүләк итте. Хәер, "Саба таңнары" редакциясе хез­мәт­кәрләре үзләре дә бар эшкә оста булып чыкты. Күптән түгел генә 60 яшьлек юбилеен үткәргән Фәнил Мәүлетов, мәсәлән, ши­гырьләрен укып сөен­дерде, музей директоры Эль­мира Галимуллина үз­ләре белән алып килгән экспонатлар турында сөй­ләде. Журналистика бүле­гендә укучы студентларны җәй айларында практика үтәргә чакырырга да онытмадылар. Соңыннан эшкә килү мөмкинлеге барлыгын да әйттеләр. Кирәк булса, яшәү якларын да көйләргә җай чыгар дип өмет­лән­дер­деләр. Рөстәм Гадерәү­фо­вич әйтүенчә, шөкер, район җитәкчесе Рәис Миңнеха­нов аларга һәр яктан да хәер­хаһлы икән. Әмма бү­генге студентларны бу әй­берләр кызыксындыра алдымы икән? Монысын әйтүе кыен, чөнки алар арасыннан бер генә сорау бирүче дә табылмады. Без укыган чакта мондый чакырулар булсамы? Атлап түгел, йө­гереп китәр идек таң җил­ләре искән Саба якларына! Шулай да әлеге чара бигрәк тә студентлар өчен уйланырлык җирлек тудыргандыр дип беләм. Беренчесе генә бит әле. Ниндидер бер фикергә килеп өлгер­мәделәр дә булса кирәк. Димәк, бу эшне дәвам итү мәслихәт.

http://vatantat.ru/

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: