Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Саба районында барлык сайлаучыларның 77,6 проценты тавыш бирде.

Россия Федерациясе Дәүләт Думасына депутатлар сайлау көнен районыбыз сайлаучылары бердәмлек белән көтте. Саба районында 18 сентябрь көнне сайлауларда 24740 сайлаучы катнаша. Шуның эченнән 413 яшь сайлаучы тавыш бирергә килә.

Районыбызнын Лесхоз бистәсендә яшәүче халык та бу вакыйгага жаваплы карый. Иртәнге сәгатьләрдән үк инде биредәге сайлау участогы халык агымыннан гөрләп торды. Һәркем сайлауга өмет-ышаныч белән карый. Беренче сайлаучылар белән бергә җәмәгате Гөлсем ханым белән район башлыгы Рәис Миннеханов та килде. Алар да әлеге сайлау участогында РФның Дәүләт Думасына депутатлар сайлауда катнашты.

Саба муниципаль районынын башкарма комитет җитәкчесе Равил Гасыймов тормыш иптәше Гөлсинә ханым белән үз тавышын бирергә иртәнге якта ук килде. Ул да илдә барган сәясәткә уңай мөнәсәбәтен белдереп, сайлауларның һәр гражданның киләчәк тормышында зур роль уйнаячагына басым ясады.

Байлар Сабасының Балалар ижат узәгендәге 2483 номерлы сайлау участогында да халык иртәдән бирле өзелми. Биредә 1366 сайлаучы теркәлкән. Тавыш бирергә иң беренчеләрдән булып райондашыбыз өлкән яшьтәге Вафи абый Ибатуллин килгән. 18 яше тулып беренче тапкыр сайлауга килучеләр саны 21. Комиссия рәисе Гөлнар Шафикова халыкның активлыгыннан бик кәнәгать дип белдерде.

Иң яшь сайлаучы Килдебәк авылыннан Алинә Рәкыйпова. 18 сентябрь көнне аңа 18 яшь тула. Алинә Мөдәррис кызы тәүге сайлауга барган көнен, мөгаен, гомер буе исендә тотар, чөнки РФсе Дәүләт Думасына сайлаулар ул иң истәлекле, ил өчен мөһим сайлаулар дип санала.

Районда иң өлкән сайлаучы Оет авылыннан Закирова Хәкимә әби. Аңа 99 яшь. Хәкимә әби сайлауга тавыш бирергә үзе килә алмый. Ул инде күптән үзе янына сайлау комиссиясеннән киләчәкләрен белә, моннан күп көннәр элек бу хакта комиссиядә эшләүчеләргә хәбәр ителде.

-Сайлау көне үзе бер бәйрәм, -ди Хәкимә әби. -Үз гомеремдә күп сайлауларда катнаштым. Үзем сайлаган депутатларның эшен һәрдаим күзәтеп бардым. Һәркайсы ил-көн өчен кайгырта. Дөньялар тыныч, илләр имин булсын, - ди әбекәй.

Гаиләләре белән бердәм сайлауга баручылар бар. Безнең коллективта эшләүче Хәния Вәлиева энесе Илдар, килене Ләйлә белән иртәнге сәгать 8дә үк сайлау участогына килде. "Беренче бюллетеньнәрне алырга телибез, - ди алар. - Сайлауларда катнашу безнең гаржданлык бурычыбыз. Бу сайлауларда һәр тавыш мөһим, - ди гаилә башлыгы.

Сайлау көненә - оешмалар, предприятияләр эштә матур күрсәткечләр белән килде. Мәсәлән: "Татавтодор" акционерлык җәмгыятенең Саба филиалы коллективы юллар ремонтын срогыннан алданрак тәмамларга тырышып эшләде, юл кырыйларын чистартып, тәртипләп куюны үзләренә максат итеп алдылар.
Бүген юлчыларыбыз Саба - Тимершык юлын файдалануга тапшырырга әзерли. Алдагы октябрь аенда ул тормышка ашарга тиеш. Һава торышының тотрыксыз, явымлы булуы куркытмый егетләрне. Коллективта барысы 102 кеше хезмәт куя. "Барыбызда сайлауларга барып, иртәнге сәгать 10га кадәр үзебезнең гражданлык бурычыбызны үтибез",- диләр. Юл төзелешендә эшләүче өлкәннәр Рәшит Багаутдинов, Нәкыйп Галиевлар - башкаларга үрнәк булып тора.


Районның ветерианрия станциясендә урнашкан сайлау участогында халыкны кайнар чәй, тәмле коймак белән каршы алалар. Биредәге җылы һәм эчкерсез аралашу үзенә тартып тора. Сайлау комиссиясе әгзәләре Алсу Исмәгыйлева, Лилия Гиләҗиева, Даминов Руслан һәр сайлаучыны елмаеп каршы ала. 2486нчы сайлау участок комиссиясе рәисе Фаттахов Илнур Тимурович бик күп еллардан бирле шушы хезмәтне күңелдәгечә итеп оештыра. Бу минутларга сайлау участогына килергә тиешле тавыш бирүчеләрнең 50% артыгы гражданлык бурычларын үтәделәр инде. Эчке эшләр бүлегеннән тәртип сагында торучы Алина Романова сайлаучыларның итәгатьле, көр күңелле һәм зәвыклы булулары турында әйтә. Тәртип бозучылар юк.

Районның сайлау участокларына халык бердәм килә. 14.00 сәгатькә Саба районында барлык сайлаучыларның 77,6 проценты тавыш бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев