Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Саба районына эшлекле сәфәр белән мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин килде

Кичә Саба районына эшлекле сәфәр белән ТР Диния Нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин килде һәм Саба җәмигъ мәчетендә авыл имамнары белән үткәрелгән киңәшмәдә катнашты. Камил хәзрәт үз чыгышында гыйбадәттә нәрсә бидгать (ярамый торган гамәл), нәрсә дөрес икәнлеген динебезнең без тота торган Әбү Хәнифә мәзхәбенә нигезләнеп аңлатты, башка мәзхәбләрдә ничек...

Кичә Саба районына эшлекле сәфәр белән ТР Диния Нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин килде һәм Саба җәмигъ мәчетендә авыл имамнары белән үткәрелгән киңәшмәдә катнашты. Камил хәзрәт үз чыгышында гыйбадәттә нәрсә бидгать (ярамый торган гамәл), нәрсә дөрес икәнлеген динебезнең без тота торган Әбү Хәнифә мәзхәбенә нигезләнеп аңлатты, башка мәзхәбләрдә ничек -алар белән чагыштырды. Авыл имамнарының гыйбадәт кылуга бәйле, зәкать түләү, быелгы хаҗ сәфәре, сакал үстерү тәртибе, никах мәсьәләсе, Исламда җыр тыңлау турындагы һәм башка күпсанлы сорауларына Пәйгамбәребез хәдисләренә нигезләнеп үтемле җаваплар бирде. Киңәшмә эшендә ТР Президенты Аппаратының дини берләшмәләр белән багланышлар идарәсенең баш киңәшчесе Нурислам Гильметдинов, мөфти урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, ТР Ак сакаллар шурасы рәисе Айрат хәзрәт Әюпов, Саба муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Таһир Шәрәфиев, район мөхтәсибе Айнур хәзрәт Әхмәтов катнашты.

Киңәшмәнең икенче өлешендә районыбыз имамнары агымдагы елның апрель аенда узачак Татарстан мөфтие сайлауларында кабат Камил хәзрәт Сәмигуллин кандидатурасын хуплап тавыш бирәчәкләрен белдерделәр, дип яза "Саба таннары" газетасы.

Реклама

Фоторепортаж ссылка буенча: http://saby-rt.ru/tt/the-news-tat/item/15585-saba-rayonyina-eshlekle-s%D3%99f%D3%99r-bel%D3%99n-m%D3%A9fti-kamil-h%D3%99zr%D3%99t-s%D3%99migullin-kilde.html


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев