Саба дулкыннары

Саба районы татар теленнән республика олимпиадасында иң актив

Татарстанның кайбер районнарында татар телен яхшы белүчеләр бөтенләй юк

(Казан, 9 февраль, "Татар-информ", Лилия Локманова). Бүген Казанда республика күләмендә татар теленнән олимпиада узды. Биредә Татарстанның 41 районыннан 170 ләп бала белемнәрен күрсәтте. Алар арасында 4 сыйныфтан алып, 11 сыйныфка кадәр балалар бар.

Укучыларның барлык 43 районнан да булмау сәбәбе - Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы төзегән биремнәр буенча район җирлекләрендә югары баллны барысының да җыя алмавына бәйле.

Катнашучыларга килгәндә, аларның күпчелеге 9-11 сыйныфлар: һәркайсында 35 әр бала. Иң азы исә 4 сыйныфлар - 9 укучы.

Баларның эшләренә югары дәрәҗәдәге белгечләр бәя бирә. Жюрины КФУның Лев Толстой исемендәге филология һәм мәдәни ара багланышлар институтының татар телен өйрәтү кафедрасы доценты Дамир Хөснетдинов җитәкли.

Аның сүзләренчә, узган ел олимпиадада 180 бала катнашкан булган. Быел икенче ел рәттән 4,5,6,7 сыйныф укучыларының да татар теле буенча белемнәрен крсәтүне жюри әгъзасы бик яхшы күренеш дип саный.

"Чаллы шәһәре, Актаныш, Мамадыш, Саба, Теләче районнарыннан катнашучылар күп. Спас районына ничә ел игътибар итәм, аннан катнашучылар бик аз иде, хәзер исә бөтенләй дә бетте. Миңа калса, бу рус мохитенә, рус авыллары күп булуга бәйле", - ди Дамир Хөснетдинов.

Жюри рәисе фикеренчә, олимпиада үзәге оештырылу балалар өчен бик файдалы. Чөнки алар анда белемнәрен арттыра, өйрәнә. Шуңа да югары балл җыючылар нәтиҗәләре тагын да яхшырта, нәтиҗә күренә.

"Быел олимпиадада "Башыгызны эшләтегез" дигән конкурс барлыкка килде. Кайбер балалар андагы сорауларга җавап бирә ала, икенчеләре исә бутала. Анда уйларга кирәк", - дип быелгы олимпиаданың үзенчәлеге хакында сөйләде Д.Хөснетдинов.

Хәзер балалар белем ягыннан күпкә өстенрәк, ди Чаллының 2 нче номерлы гимназиясеннән олимпиадага укучыларын алып килгән Энҗе Нурисламова.

"Хәзер без балаларны институт программасы белән әзерлибез. Алар арасында татар теле укытучысы һөнәрен сайлаучылар да шактый. Аның өстенә, алар инглиз телен дә параллель өйрәнеп, чит тел укытучысы буларак та эшли. Кайсыберләре инглиз теле укытучысына укып, киресенчә, татар теленнән белем бирүгә күчә. Соңгы елларда бик күп татарча китаплар чыгарыла, татар телендә тапшырулар эшләнелә, чаралар уздырыла. Балаларның әзерләнү дәрәҗәсе дә, шуңа бәйле рәвештә арта. Алар, гомумән, икенче кешегә әйләнә", - ди Энҗе Нурисламова.

Аның фикеренчә, балалар татарча да, русча да яхшы сөйләшергә тиеш. "Без бит ике телле республикада яшибез. Әгәр бала татарча грамоталы яза белсә, татарча китап укыса, татар шагыйрьләре иҗатын белсә, үзенең татар булуыннан канәгать икән, миңа калса, шул җитә",- дип саный укытучы.

Олимпиадада катнашучыларның күпчелеген кызлар тәшкил итә. Ютазы районы Акбаш авылыннан Ринат Камаев быел 11 нче сыйныфны тәмамлый.

"Егетләр күбрәк физика, география кебек төгәл фәннәрне үз итә. Мин үзем татар авылында тудым, татар мәктәбендә укыдым. Икенче мәктәпкә күчкәч, мине олимпиадага алып килделәр. Шуннан соң ешрак катнаша башладым", - ди ул.

Алабугадан килгән Камилә Әхмәтова сүзләренчә, аның бертуган апасы татар теле олимпиадаларында катнашып, филология буенча югары белем алырга ниятләгән. "Апаның дәрәҗәсен төшермәс өчен, мин дә татар теле һәм татар әдәбияты буенча олимпиадаларда катнашам. Үзем исә физика-математика юнәлешендә белем алырга планлаштырам", - диде Камилә.

Татар теле буенча республикакүләм олимпиаданың нәтиҗәләрен "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында соңрак укырга мөмкин булачак.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: