Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов райондашларыбызның борчыган сорауларына җавап бирде [сорау-җавап]

Узган атнада Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов "Саба дулкыннары" телерадиокомпаниясендә үткәрелгән турыдан-туры эфирда радиотыңлаучыларның күпсанлы сорауларына җавап бирде. Эчкерсез элемтә барышын газета укучылар игътибарына да тәкъдим итәбез.

Сорау. Хөрмәтле Рәис Нургалиевич! Сезгә Олы Кибәче авылыннан мөрәҗәгать итәләр. Олы Кибәче мәктәбе спорт залын сәхнә ясап, клуб була торган итеп тә ремонтлаяначак диләр. Үтенечебез шул: ремонт акчасына авыл уртасына зур итмичә генә мәдәният йорты салып булмасмы икән?

Жавап: Без авылларда мә­дәният йортларын ничек тә саклап калырга тырышабыз. Төрле вариантлар эшкә җигелде, спорт залларында җыелмалы сәхнәләр дә корылды. Хәзер проблеманы биналарга янкормалар эшләп хәл итүне планлаштырабыз. Дүрт авылда, шул исәптән Олы Кибәчедә янкормалар төзү өчен проект-смета документлары эшләнде. Ничек тә булса җәйге чорда эшләп чыгарга планлаштырабыз.

Сорау. Район үзәгендәге Гали Закиров, Муса Җәлил, Вахитов урамнары кисешкән чатка светофор кую мәсьәләсен хәл итәсе иде. Бик хәтәр юл чаты бит. Вахитов урамына "зебра" ясап булмыймы?

Җавап. Әлеге чатка комиссия карары нигезендә тиешле дип табылган барлык юл билгеләре куелды. Бу урында хәрәкәтне светофор белән көйләү максатка ярашлы түгел. Сезнең үтенечегез иминлек комиссиясенә җибәреләчәк, уңай хәл ителгән очракта Вахитов урамына "Җәяүле" сукмагы яки "Зебра" ясалачак.

Сорау. Район үзәк хас­та­ха­нәсендә дәваланучылар кай­бер төр даруларны ни өчендер үзләре сатып алырга тиеш. Бездә бит дәвалану бушлай.

Җавап. Радио аша шундый сорау алынуга, без әлеге мәсьәләне иртәнге планеркада баш табиб барында күтәрдек. Хастаханәгә федераль реестрда күрсәтелгән барлык дарулар вакытында кайтып тора. Тиешле дару юк икән, ул баш табибка җиткерелергә тиеш. Алай да хәл ителмәсә, безнең кеше хокукларын саклау органнары бар яки район хакимиятенә мөрәҗәгать итәргә була. Әгәр авыру реестрга кермәгән укол-дару белән дәваланырга тели икән, ул вакытта аны сатып алырга тиеш була.

Сорау. Байлар Сабасында Сабинка елгасы буенда былтыр башланган эшләр 2017 елда да дәвам итәчәкме?

Җавап. Дөресен әйтергә ки­рәк, 2016 елда су саклау зонасында күп эшләп булмады, югыйсә хыяллар бик зурдан иде. Быел күбрәк эшләүне максат итеп куябыз. Елга буендагы күперне үзгәртү, су агызу торбаларын кую, киләчәктә җәен велосипедта, кышын чаңгыда йөри торган юлны яктырту эшләре башкарылачак. Районга моның өчен кеше санына карап, тиешле акча бүленде, ул максатчан файдаланылачак. Мәдәният йорты артында чаңгыларны прокатка бирү базасы булачак. Елга буена инвалидлар һәм балалар коляскасы белән төшү юлы эшләнәчәк, шул ук вакытта концерт сәхнәсе дә булачак. Моның өчен өстәмә табыш булуы кирәк. Быел "Саба-Арена" төзелешен дә башлауны планлаштырабыз.

Сорау. Район үзәгендә яңа мәк­тәп төзелә дигән сүз йөри. Ул кайда төзелә икән?

Жавап. Бу мәсьәләне бер-ике ел элек хөкүмәтебез алдында күтәргән идек. Балалар бакчасы төзелеше буенча зур эш башкарылды, Сабада гына өч бакча төзелде. Без яшь гаиләләргә бик зур рәхмәтле. Район үзәгендә балалар туу елдан-ел арта. Укучылар саны күбәя, гимназиядә дә класслар җитми башлады. Киләсе елларда бу мәсьәләне чишәргә туры киләчәк. Мәктәп төзү өчен "Бәләкәч" балалар бакчасы янында урын калдырылды, дөньялар тыныч, дәүләтебезнең табышы булганда, мәктәпле булырбыз дип уйлыйм.

Сорау. Гали Закиров урамындагы иске зиратның агачларын кисә башлагач, ризасызлык белдерүчеләр дә булды, Рәис Нургалиевичка да ачуланып йөрдек. Әмма агачлар киселгәч, зират ачылып китте, кара каргалар да юкка чыкты. Саба шәһәр җирлегендә эшләүчеләр, борчылып йөрмәгез, чардуганнарны да тәртипкә китерәчәкбез дип ышан­дыралар. Сания апагыз.

Җавап. Саба халкына зур рәхмәт, зиратларны тәртипкә китерү өчен үзара салым акчасын бирүдә активлык күрсәттеләр. Шулай да агачларны кисү сузылды, эшләп бетерәселәр быелга да калды. Зираттагы каберләрнең кайсысы кемнеке икәнлеген барлап чыгасы бар. Гомер йортыбызны тәртипкә китерү уртак тырышлык белән башкарыла торган эш. Киләчәктә зиратларыбыз бик матур, чәчәккә күмелгән урын булырга тиеш.

Сорау. Күпфатирлы йортларда яшәүчеләргә ай саен электр белән бәйле ремонт эше башкаруга бәйле түләү кәгазьләре килә. Түләүгә карамастан, янган лампочкаларны озак вакыттан соң гына алыштыралар. Электрикларны китертү өчен берничә тапкыр шалтыратырга кирәк. Килгәч ике көндә янып чыга торган лампочкалар куеп китәләр. Тиешле оешмалар бу эшне ныклы күзәтүгә алсыннар иде. Акча түләгәч, якты подъезд-коридорлардан йөрисе килә.

Җавап. Күпфатирлы йортларда булган сораулар хәл ителеп бара. Капиталь ремонт үткәрелә башлагач, яшәүчеләрнең йортларга карашы үзгәрде. Торак милекчеләренә хезмәт күрсәтү тиешле таләпләргә туры килми икән, безнең тикшерү-контроль органнарыбыз бар. Подъездларга тиз янучан лампочкаларны кайсы йортка, кем куйган - моны ачыклыйсы, тиешле чарасын күрәсе була.

Сорау. Байлар Сабасында кинотеатр төзү планлаштырыламы?

Җавап. 2016 елда игълан ителгән Кино елында без конкурста да катнашкан идек. Әмма тиешле таләпләргә туры китереп эшләп бетермәү аркасында, конкурстан уза ал­мадык. Инде 2017 елдагы конкурста катнашырга дигән максат куйдык. Булгач булгач, ки­нотеатр барлык таләпләргә, 4D, 5D технологияләренә туры килерлек булсын, дибез.

Сорау. Социаль яклау бүлеге шушы бинадагы башка учреждениеләр белән бергә башка урынга күчте. Хәзер элекке бина урынында нәрсә булыр икән?

Җавап. Саба үзәгендә кибет­ләребез дә, башка офислар да бар, менә машина куярга урын юк. Шуңа күрә ул урынны тигезләп, автомобильләр өчен зур парковка ясарга планлаштырабыз. Кемнеңдер башка уй-хыяллары бар икән, тәкъдимнәрне көтеп калабыз.

Сорау. Халык арасында Сабада дару җитештерү заводы төзеләчәк икән дигән сүзләр йөри. Дөресме икән, шуны Рәис Нургали улына җиткерегез әле.

Җавап. Дару ясау түгел, ә дарулар эшләргә нигез булган материал - альбуминнар һәм иммоноглобулиннар җитештерә тор­ган завод булдыру турында "Экобиопрепарат" компаниясе белән сөйләшүләр алып барыла.

Сорау. Мин үзем сөт комбинатында эшлим ("Экопродукт" җәмгыяте). Аның киләчәге өметлеме? Предприятие турында төрле сүзләр йөри, ябыла икән дип тә сөйлиләр.

Җавап. Заводка инде дүрт ел ышанычлы хуҗа эзлибез. "Вамин Татарстан" банкротлыкка чыкканнан соң, сөт комбинаты тышкы идарәче карамагына бирелгән иде. Завод хәзерге көндә Санкт-Петербургтагы "Экопродукт" җәмгыятендә арендада һәм алар сезнең белән эшлиләр дип әйтергә кирәк. Сатып алырга да теләгәннәр иде, бәясен бик югары куйдылар да, шул сәбәпле күпмедер тоткарлык бар. Киләчәктә заводны конкурска куеп, алырга теләүчеләрнең кайсысы нык­лап эшли ала, аларга чистарту корылмасы да төзергә туры киләчәк, шуңа тапшыру турында сүз бара. Сөт комбинаты ябылуы турындагы сүзләр дөреслеккә туры килми, аның киләчәге турында борчылыр урын юк, аның ышанычлы хуҗасы барлыкка киләчәк диясем килә.

Туры эфирдан җавап бирелми калган сораулар

Сорау. Сабаның үзәктән читтәге урамнарында капка төпләрендә кар тау булып өелде. Машинаны гараждан чыгарганда юл күренми. Үзара салым хисабына булса да кар чыгаруны оештырып булмыймы?

Җавап. 2017 елның 19 ноябрендә җирле әһәмияткә ия мәсьәләләрне хәл итү буенча референдум үткәрү планлаштырыла. Әлеге мәсьәләне Сабада гына түгел, башка авыл җирлекләрендә дә референдумда карар кабул итеп хәл итәргә мөмкин.

Сорау. Район үзәгендә ачылган "Герат" сәүдә үзәгенең 1нче катында азык-төлек кибете булдырылмады. Үзәк урамда үзең сайлап алырдай продукция кибете юк. "Ильвина" кибетендә әйбер бик кыйммәт.

Җавап. "Герат" сәүдә йор­ты­ның цокол катында райо­ныбызның бер эшмәкәре 400 квадрат метр мәйданлы азык-төлек кибете ачарга теләк белдерә. Әлеге сорау буенча сөйләшү генә алып барыла.

Сорау. Яңа төзелгән күп­катлы йортларда парковка урыннары бар. Ни өчен анда машина куярга ярамый? Балаларны бакчага илткәндә бик кыен бит. Яшь әни.

Җавап. Күпфатирлы йортлар янында калдырылган ма­ши­налар территорияне кардан чистартырга һәм махсус техника (ашыгыч ярдәм, янгын сүндерү, полиция, газ хезмәте) керергә комачаулый. Бу очракта кешеләр иминлеге мөһимрәк.

Сорау. Мәктәптә техник хез­мәт­кәрләрнең эш хакы - 6-7 мең сум. Бу акчага мәктәпнең тышкы ягындагы эшләрне дә башкарасы. Хезмәте күп, түләве аз. Районның бер мәк­тәбендә эшләүче.

Балалар бакчаларында эшләүче тәрбияче ярдәм­челәренең хез­мәт хакы тәрбия­челәр­некеннән күпкә түбән. Җавап­лылык бер бит. Бу аерманы азрак үзгәртеп булмыймы? Балалар бакчасында эшләүче.

Җавап. Мәгариф учрежде­ние­ләренең хуҗалык-экс­плу­атация конторасы эш­че­­ләренә һәм тәрбияче яр­­дәмчеләренә түләү ТР Ми­нистрлар Кабинетының 2010 ел, 24 август карары (№678) нигезендә исәпләнә. Министрлар Кабинетының 2016 ел 26 июнь (№438) карары нигезендә дәүләт учреждениеләре һәм дәүләт оешмалары хезмәткәрләренә 1280,0 сум күләмендә өстәмә акча билгеләнде. Хәзер техничкалар кулына ала торган уртача айлык хезмәт хакы 1 ставкага 6800 сум, ә тәрбияче ярдәмчеләренеке 10500 тәш­кил итә. Кече тәрбияче вазифасы педагогик хезмәткәр вазифасына керми. Аларның окладлары II разрядлы челтәр буенча билгеләнә, категория һәм мактаулы исемнәр өчен өстәп түләнми.

Сорау. 80 яше тулып узган өлкәннәрнең коммуналь хезмәтләр өчен түләгән акчаның 50 проценты кире кайтарыла дип әйткәннәр иде узган ел. Бу нишләп үтәлми икән? Җавап бирсәгез иде. Сабада яшәүче апа.

Җавап. Татарстан Республикасында халыкка адреслы социаль ярдәм күрсәтү чараларында "80 яше тулып узган өлкәннәр" категориясе юк. Халыкка адреслы социаль ярдәм күрсәтү чаралары Татарстан Республикасы законнарында каралган тәртиптә гражданнарның түбәндәге категорияләренә билгеләнә:

1941 елның 22 июненнән 1945 елның 9 маена кадәр чорда, СССРның вакытлыча басып алынган территорияләрендә эшләгән чорны кертмичә, тылда кимендә алты ай эшләгән затларга; Бөек Ватан сугышы чорында фидакарь хезмәт өчен СССР орденнары яисә медальләре белән бүләкләнгән затларга; хезмәт ветераннарына; реабилитацияләнгән гражданнарга; сәяси репрес­сияләрдән зыян күргән дип танылган гражданнарга; ятим балаларга;ата-ана кайгыртуыннан мәхрүм калган балаларга; ятим балалар һәм ата-ана кайгыртуыннан мәхрүм калган балалар исәбеннән булган затларга; 18 яшькә кадәрге балалары булган гражданнарга.

Сорау. Сабада кан әйләнеше бозылган авыруларны дәвалау үзәге төзелеше кайчан башланачак?

Җавап. Без бу мәсьәләне район Советы утырышында да күтәрдек. Кан әйләнеше бо­зылган авыруларны дә­ва­лау үзәгенең проекты төгәлләнү стадиясендә. Хәзер төзелешне финанслау мәсьәләсен хәл итәргә кирәк, республика җи­тәкчелегенең булышлыгы сорала.

Сорау. Ни өчен район мәдәният йортында барлык чаралар да түләүле? Бушка концертлар оештырылсын иде. Һәркемнең түләп керер мөмкинлеге юк.

Җавап. Район мәдәният йор­тында 2016 елда түләүсез уздырылган чаралар: Искечә Яңа елны каршылау уңаеннан концерт. Студентлар көне уңа­еннан концерт (23.01.2016). Әфганчылар көне уңаеннан концерт. Ватанны саклаучылар көне уңаеннан концерт. Районыбызның төрле оешмаларында җитәкче урыннарда хезмәт куючы җитәкчеләр концерты (7.03.2016 һәм 15.03.2016). Туфан Миң­нул­лин­ның "Ак тәүбә-кара тәүбә" спектакле (26.03.2016). Яз һәм Хезмәт бәйрәме уңа­ен­нан яшь­ләр концерты (1.05.2016). Бөек Җиңү уңа­еннан бәй­рәм концерты. Гаилә көне уңаеннан мө­селман гаиләләре арасында конкурс-кичә (16.05.2016). Балаларны яклау көне уңаеннан балалар өчен тамаша (1.06.2016). Яшьләр өчен күңел ачу чаралары. Респуб­лика көне уңаеннан бәйрәм концерты (30.08.2016). Әни­ләр көне уңаеннан бәйрәм концерты. Яңа елны каршылау уңаеннан бәйрәм тамаша.

Сорау. 2016 елда район газетасында Сабадан Казанга йөрүче таксиларның "Кор­стон", "Кольцо", "Г.Камал" тукталышына кадәр барачаклары, Казан эчендә йөрүнең билет бәясенә кергәнлеге турында белдерү чыккан иде. Әмма таксистларның Космонавтлар урамыннан ары киткәннәре юк.

Редакциядән. Әлеге сорауга җавап алу өчен белдерү биргән таксист белән элемтәгә кердек. Аның әйтүенчә, таксилар Казанның эченә кадәр җәйге чорда гына керәчәкләр. "Бу хакта кабат белдерү биреләчәк",- дип аңлатты таксист. Ә игъланнарның дөреслеге өчен реклама бирүче җаваплы булып кала. Таксист хезмәте күрсәтүдән зарланучылар кеше хокукларын яклау органнарына мөрәҗәгать итә алалар, дип яза "Саба таннары" газетасы

Чыганак: saby-rt.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев