Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Саба муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе төзелеш эшләре турында сөйләде

Бу өлкәдә мөһим бурычларны тормышка ашыруга 30дан артык подряд оешмасы җәлеп ителгән.

(Саба, 14 август, "Татар-информ", "Саба таннары", Фәнил Мәүлетов). Халык хуҗалыгының бик тә мөһим өлкәсе - төзелеш тармагы хезмәтчәннәре августның икенче якшәмбесендә һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Бу көн Россиядә федераль дәрәҗәдәге бәйрәм булып санала. Шушы уңайдан төзүчеләрнең күркәм эшләре, районда барган төзелешләр турында газета хәбәрчесенә Саба муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Равил Мөбарәк улы Гасыймов сөйләде, дип яза район газетасы.

-Районыбызда республика программалары һәм муниципаль ихтыяҗлар нигезендә ел саен зур күләмле төзелеш һәм капиталь ремонт эшләре алып барыла. Бу өлкәдә мөһим бурычларны тормышка ашыруга 30дан артык подряд оешмасы җәлеп ителгән. Тармакта 1500гә якын кеше эшли һәм моны алдынгы технологияләргә, һөнәри осталыкка таянучы зур көч дияр идем. Аларның башкарган күркәм эшләре безне инде төзелгән объектларны файдалануга бирү тантаналарына да якынлаштыра. Шушы көннәрдә иң элек сабалыларны яңа фатир ачкычлары тапшырып куандыра алачакбыз. Сабада 27 фатирлы йорт хуҗаларын көтә, Шәмәрдәндә 12 фатирлысына нигез салынды һәм ел ахырына кадәр подрядчы оешма аны да төзеп бетерергә ышандыра. Районда 18 мең квадрат метр торак төзүне планлаштырабыз, республика программасы үтәләчәк. Кирәкле һөнәр кешеләрен чакыру мөмкинлеге булдыру максатында йортлар арендага бирү өчен дә төзелә. Әйтик, Саба районына белгеч кайта икән, яңа программа аны яшәү урыны белән тәэмин итүне күздә тота. Шул максаттан һәр авыл җирлегендә 72шәр квадрат метрлы кимендә 2шәр, хәтта 3әр йорт салыначак.

Биш йорт түбә астына керде инде, аларның саны район буенча 40ка җитәчәк. 2043 елга кадәр исәпләнгән күпфатирлы йортларны капиталь төзекләндерү программасы буенча да эш дәвам итте. Быел 7 йорт ремонтына 11 миллион сум акча бүленде.

Яңа социаль объектлар төзелешенә килгәндә, Югары Утар балалар йорты-интернатының яңа корпусы әзер һәм Сабадагы күпфункцияле үзәк бинасында да соңгы җиһазлау, территорияне асфальтлау эшләре алып барыла. Аларны республика җитәкчеләре катнашында файдалануга бирү 28 августка билгеләнде. Болардан тыш Түбән Симет авылында 50 урынлы яңа клуб ишекләрен ачачак һәм балалар бакчасы төзелеше дә башланырга тора. Ике басу Арташта ФАП һәм авыл җирлеге Советы биналары да 2017 ел планына кертелгән объектлар. Аларда эш төгәлләнеп килә. Район үзәгендә булучылар игътибар иткәндер, әле генә гимназия биләмәсендә район башлыгы турыдан-туры эфирда радио тыңлаучыларга вәгъдә иткән "Саба-Арена" объектының да субайлары кагыла башлады. Әлеге зур комплекс районда спорт үсешенә, сәламәт яшәү рәвешенең тагын да күбрәк гаиләләргә үтеп керүенә аеруча зур этәргеч бирәчәк.

Төзүчеләр ремонт таләп ителгән мәгариф һәм мәдәният учреждениеләреннән Түбән Шытсу, Эзмә, Лесхоз балалар бакчаларын төзекләндерделәр, Сәрдә клубында күләмле эш алып барылды. Явлаштау мәдәният йортын да капиталь ремонт көтә. Кечкенә күләмлеләрен санап бетерерлек түгел.

Районда "Чиста су" программасы буенча да күп эшләнә. Быел Мишәбашта су челтәренә реконструкция ясалды. Моңарчы халкы чишмәгә йөргән Югары Утарда да Шәмәрдән күптармаклы җитештерү предприятиесе су кертүне төгәлләп килә. Федераль программа буенча күп балалы гаиләләргә Сабада бирелгән җир кишәрлекләренә дә суүткәргечләр һәм газ торбалары сузу башланды.

Районда юл төзелеше дә ел саен киң колач ала. "Татавтодор"ның Саба филиалы Казан-Шәмәрдән-Көек, Тимершык-Олы Шыңар, Саба-Лесхоз юлларын ремонтлады, хәзер Сатыш-Каз.Бигәнәй арасында эш фронты ачылды. Быел ук Лесхоз- Олы Нырты авыллары арасында юлны асфальт җәюгә әзерләүне башлау мөмкинлеге дә бар. Торак пунктлар эчендәге юл-урам челтәрен норматив хәлгә китерүдә берничә программа буенча 10-12 миллион сумлык эш башкарыла, машина кую урыннары асфальтлана. Президентыбыз "Халык контроле" системасына кергән мөрәҗәгатьләрне үтәү максатында күреләчәк чараларга 1 миллиард сум акча бүлү мөмкинлеген эзләп тапты һәм яңа программа районыбызны да колачлый. Юлларны төзекләндерүгә Балтачның "МДСУ-1" оешмасы, Саба һәм Шәмәрдән күптармаклы предприятиеләренең дә зур өлеше керә. Сабинка елгасында су саклау зоналары елында башланып киткән эшләр дәвам итә: чаңгы трассасы әзерләнә, плотинаны яңарту төгәлләнеп килә.

Тагын бер программа - урам утларын диодлы яктырткыч лампаларга алыштыру өчен дә ел саен 5 миллион сумлык эш башкарыла, шулай ук бик мөһим чара - бу көннәрдә объектларны ягу сезонына әзерләү бара. Экология елы һәм иҗтимагый киңлекләр елында чистарту корылмалары төзелешенә дә игътибар арта. Бу юнәлештә районда "Евроакцент" җәмгыяте танылды, учреждениеләр өчен модуль чистарткычлар ясала һәм урнаштырыла.

Җитештерү корылмаларына килсәк, Туктар кәҗә фермасыннан төзүчеләрнең китеп тә торганы юк. Хәзер биредә яңа технологияләргә нигезләнгән 2нче корпус җыела. Моннан тыш Татарстан Министрлар Кабинеты боерыгы нигезендә пилот проектлары кысаларында сыерлар торакларын, силос-сенаж траншеялары капиталь ремонтлана. Болар аграр тармакның тотрыклы үсештә булуы турында сөйли.

Кыскасы, район төзелеш мәйданчыгын хәтерләтә, фидакарь хезмәт нәтиҗәсендә торак пунктларның социаль йөзе үзгәрә, көнкүреш шартлары яхшыра. Санап кителгән программаларны тормышка ашыруда "159нчы ПМК", "Ак таш", "Инвестхолдингстрой", "Рыбнослободский-Универсалстрой", "Ремонт-строй-сервис", "ПМК Мелиорация", "Газводстрой", "Евроакцент" җәмгыятьләренең, ике коммуналь хуҗалыкның һәм башка төзү оешмаларының өлеше зур. Барысы да төзелеш нормаларыннан һәм кагыйдәләреннән чыкмыйча, сыйфатлы эш күрсәтергә тырыша. Төзүчеләребез исән-сау булып, имгәнмичә, санап кителгән һәм телгә алынмый калган объектларны үз вакытында, югары сыйфат белән файдалануга тапшырсыннар иде. Һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан барысына да уңышлар, сәламәтлек, гаилә бәхете телим. Җаваплы һәм мактаулы эшләрендә гел уңышлар гына юлдаш булсын, диелгән район хәбәрендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев