Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

САБА егете Ирек Зарипов – Россия чемпионы!

Башкортстанда узган Россия беренчелегеннән Татарстанга 11 чемпион кайта.

18-19 март көннәрендә Башкортстанның Стәрлетамак шәһәрендә көрәш буенча Россия беренчелеге узды. Көрәш келәмендә 2001-2002 һәм 1999-2000 елгы егетләр көч сынашты.

Татарстанның көрәш сөючеләр яхшы белә: Россия чемпионатында көч сынашу өчен, иң беренче чиратта республика беренчелегендә мәйдан тотарга һәм хаклы рәвештә җыелма команда составында урын алырга кирәк. Быел Татарстан җыелмасына 15-16 яшьлек егетләрнең иң-иңнәре Биектауда узган "Сабантуй" газетасы призына уздырылган беренчелектән соң сайлап алынса, бераз өлкәнрәкләр - 17-18 яшьлекләр өчен Мамадыштагы "Татарстан яшьләре" газетасы призына уздырылган ярыш сайлап алу этабы булды.

Шунысын да әйтергә кирәк: Россия беренчелегендә үз авырлык үлчәвендә җиңүче яшь көрәшчеләргә спорт остасына кандидат исеме биреләчәк. Моннан тыш бүләкләр дә саллы - җиңүчеләрне 10, 7 һәм 5 мең сум акча белән бүләкләгәннәр. Шуңа да "Стәрлетамак Арена" спорт сараенда ике көн дәвамында мавыктыргыч бил алышуларны күзәтергә булды.
Бил алышулар 45, 50, 55, 60, 65, 70, 75, 80, 80+ һәм 90, 90+ килограмм үлчәү авырлыкларында узды. Татарстанның да үз чемпионнары бар. Кечерәк яшьтәгеләр - Руфил Хәбибуллин (Балтач), Ирек Зарипов (Саба), Илназ Рамазанов (Тукай), Фарис Хуҗин (Актаныш), Динар Әүхәдиев (Түбән Кама) һәм егетләр арасында - Мамадыш көрәшчеләре Рөстәм Ханов белән Данис Хәкимов, шулай ук Илшат Таһиров (Түбән Кама), Раил Сәләхетдинов (Кукмара), Нәсим Габидуллин (Арча) һәм Илнур Зиннуров (Нурлат) үз авырлык үлчәвендә мәйдан тоткан.
Көмеш медаль ияләре - Раил Вәлиев (Яңа Савин районы), Булат Габделбаров (Мамадыш), Азат Хәмзин (Арча), Альберт Сәхәбиев (Зәй), Данис Гәрәев (Минзәлә); "бронза"лы егетләр - Раил Хәбибрахманов белән Илмир Вәлиуллин - Мамадыш көрәшчеләре.
Сүз уңаеннан: үсмерләр арасында Россия беренчелеге 2011 елдан бирле уздырыла. Моңа кадәр ярышларны Уфа, Казан, Йошкар-Ола, Красноуфимск, Чебоксар шәһәренең кабул иткәне бар.
http://tatar-inform.tatar/news/2017/03/19/137028/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев