Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Рөстәм Миңнехановны “Битва за миллиард” телепроектында катнашырга чакырганнар

Россия губернаторлары бу шоуда үз төбәкләренә инвестиция җәлеп итү өчен көрәшәчәк.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановны "Битва за миллиард" телепроектында катнашырга чакырганнар. Бу хакта РИА "Новости" хәбәр итә.

Стратегик инициативалар агентлыгы (АСИ) тәкъдим иткән проектта Россия төбәге башлыклары бер миллиард шәхси инвестицияләр өчен көрәшәчәк. Губернаторлар телепрограмма кысаларында үз проектларын тәкъдим итеп, төбәкнең инвестицион мөмкинлекләре турында сөйләячәк.

Калининград өлкәсе губернаторы Антон Алиханов проектта катнашырга теләк белдергән инде.

Шундый ук катнашу тәкъдимен Новгород һәм Ульяновск өлкәләре башлыклары да алган, дип белдергән Алиханов.

Фото: Ильнар Тухбатов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев