Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны Республика Конституциясе көне белән котлады

Конституция Татарстанның сәяси системасының хокукый нигезләрен булдырды, диелә котлауда.
(Казан, 6 ноябрь, "Татар-информ"). Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов республика халкын Конституция көне белән котлады.
"Хөрмәтле татарстанлылар!
Сезне чын йөрәктән дәүләт бәйрәме - Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән котлыйм!
Татарстан Югары Советы республикабызның яңа Конституциясен кабул итүгә егерме дүрт ел булды. Әлеге документ үз эченә заманча юридик казанышларны туплап, Татарстан җәмгыятендә барган мөһим үзгәрешләрне чагылдырды. Шуны билгеләп үтәргә кирәк, республика Конституциясенең әһәмиятле нигезләмәләре чирек гасыр дәвамында үзгәрешсез кала. Конституцион стройның тотрыклылыгы - дәүләт төзелеше өчен зур казаныш.
Республикабызның Төп Законы нигезендә федераль үзәк белән булган мөнәсәбәтләрнең конституцион-килешү принцибы ныгытылды. Без Татарстанның федераль системадагы югары статусын дәүләтчелекнең тарихи традицияләренен тану, күпмилләтле илебезне ныгытуга мөһим өлеш кертүебезнең нәтиҗәсе буларак бәялибез.
Конституция Татарстанның сәяси системасының хокукый нигезләрен булдырды. Җәмгыять һәм шәхес иреге, хакимият бүленеше принцибы, төрле милләт һәм дин вәкилләренең тигезлеге иҗтимагый һәм икътисади үсеш өчен уңай шартлар тудыра.
Соңгы казанышларыбызның иң әһәмиятлесе - республиканың илебез төбәкләре арасында югары урын алып торуы. Бу уңышлар аеруча инновацияләр һәм инвестицияләр җәлеп итү өлкәсендә, яшәү өчен уңай шартлар тудыруда, Татарстандагы барлык башлангычларда халыкның актив катнашуында күренә.
Югары социаль стандартлар мәгариф һәм фән, сәламәтлекне саклау һәм спорт өлкәсендәге уңышлар белән ныгытыла. Без тормышыбызны Татарстан халыкларының мәдәни мирасы турында кайгыртудан башка күз алдына китерә алмыйбыз. Рухи үсеш динара һәм милләтара дуслыкны ныгытуның ышанычлы нигезе булып тора. Татарстан Конституциясе иҗтимагый берләшмәләрнең уңышлы эшчәнлеге өчен тиешле шартлар булдырды. Бүген республикада биш меңнән артык коммерцияле булмаган оешма һәм меңгә якын массакүләм мәгълүмат чарасы теркәлгән. Алар җәмгыяттә барган процессларны төрле яктан күрсәтәләр.
Кадерле дуслар!
Үсешебездә без зур уңышларга ирештек. Без яшәгән җәмгыять югары тормыш стандартларын һәм перспективалы социаль-икътисадый үзгәрешләрне тәэмин итә. Болар барысы да киләчәккә ышаныч белән карау мөмкинлеге бирә.
Сезгә тынычлык, иминлек, бәхет һәм Татарстаныбызның киләчәге хакына хезмәт итүегездә зур уңышлар телим", - диелә котлауда.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев