Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Рөстәм Миңнеханов Татарстан халкын Җиңү Көне белән котлады

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 72 еллыгы уңаеннан татарстанлыларны котлады.

"Хөрмәтле фронтовиклар һәм тыл хезмәтчәннәре!

Кадерле татарстанлылар!

Бөек Җиңүнең 72 еллыгы уңаеннан сезне чын күңелдән тәбрик итәм!

1945 елның 9 маенда илебез башкаласы Мәскәү шәһәре күгендәге бәйрәм салюты кешелек тарихында иң дәһшәтле һәм канкойгыч сугышның тәмамлануы турында хәбәр бирде.

Әлеге җиңүгә күпмилләтле халкыбыз гаять зур югалтулар бәрабәренә иреште. Яу кырында һәлак булган дистәләрчә миллион сугышчыларыбыз, хәрабә хәленә китерелгән меңнәрчә шәһәр һәм авылларыбыз турындагы ачы хатирәләр әле дә булса йөрәкләребезне әрнетә, нацизм коллыгына, дөнья цивилизациясе казанышлары акылсыз төстә юкка чыгарылуга башка юл куймауны таләп итә.

Илебезгә ябырылган дошман, аның Европадагы иярченнәре бик мәкерле һәм көчле булып, бар куәтен Ватаныбыз өстенә юнәлтсә дә, ул халкыбыз рухын сындыра, тынычлык һәм гаделлек хакына көрәшкә күтәрелгән төрле милләт һәм төрле дин вәкилләренең бердәмлеген какшата алмады.

Мәскәү шәһәрен саклауда, Сталинград янында, Курск дугасында сугышкан, Украина, Белоруссия, Балтыйк буе һәм Европа илләрен азат иткән, Берлинны штурмлаган, Манчжуриядән япон оккупантларын куып чыгарган каһарманнар сафында якташларыбыз һәм ватандашларыбыз да үз-үзен аямыйча көрәште. Фронтка киткән җиде йөз меңнән артык татарстанлыларның яртысы диярлек туган нигезенә кире әйләнеп кайтмады.

Муса Җәлил, Петр Гаврилов, Мәгубә Сыртланова, Михаил Девятаев, Гази Заһитов, Николай Столяров, Гани Сафиуллин, Михаил Симонов, Сабир Әхтәмов, Алексей Исаев һәм башка бик күпләрнең шанлы исеме - безнең чиксез горурлыгыбыз. Йөрәкләрендә дошманга нәфрәт хисе дөрләгән, курку белмәс сугышчыларыбызның, завод станоклары артында, конструкторлык бюроларында җиңү хакына фидакарь хезмәт куйган, фронтны һәм бөтен илне икмәк, кием-салым белән тәэмин иткән тыл хезмәтчәннәренең батырлыгы турында якты истәлек күңелләребездә мәңге сакланыр.

Яшь буын һәм бүгенге Ватан сакчылары өчен хәзер дә ныклык һәм каһарманлык үрнәге булып торучы ветераннар - аларның исәннәре дә, мәңгелеккә күчкәннәре дә - һәммәсе алдында без чиксез бурычлы. Алар бүгенге көндә төрле буын вәкилләре, төрле кешеләр язмышларын бер сафта берләштергән үлемсез полк символына әйләнде. Киләчәктә дә Җиңү байрагы югарыда җилфердәсен, мәһабәт олуглыгы белән горурлык хисләре тудырсын!

Җиңүчеләр буыны вәкилләренә һәм аларның варисларына иминлек, тынычлык, исәнлек-саулык телим! Җиңү Көне котлы булсын, хөрмәтле татарстанлылар!"

---
Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев