Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Рөстәм Миңнеханов Казанда чүп яндыру заводы төзүгә карата үз фикерен җиткерде

Президент Токионың үзендә генә дә 21 чүп яндыру заводы эшләвен әйтте.

(Казан, 1 март, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда чүп яндыру заводы төзүгә карата үз фикерен җиткерде. Бу хакта ул Казанның 3 нче гимназиясендә үткәрелгән Экология дәресендә белдерде.

"Хәзер бездә чүп яндыру заводы төзелеше мәсьәләсе буенча фикер алышу бара. Аны һаваны пычратачак объект димәкче булалар. Ничек алай булсын инде?! Без бит, киресенчә, чүпне үтильләштерү буенча заманча завод төзергә телибез", - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. Ул Россия делегациясе составында Токиога барганнарын һәм анда читтә түгел, ә шәһәрнең үзендә 21 чүп яндыру заводы булуын әйтте. Президент анда экологик вазгыять яхшырак булуын, һавага бүлеп чыгарылучы зарарлы матдәләр булмавын билгеләп узды .

Реклама

Укучыларга мөрәҗәгать итеп, Рөстәм Миңнеханов: "Сез бүген яңгыраткан мәсьәләләр бик мөһим, чөнки без зур сәнәгатьле, нефть химиясе үсеш алган республика. Элек экология соравы соңгы урында иде, бүген ул алгы планга чыкты", - диде һәм предприятиеләрнең дә зарарлы калдыклар күләме һәм башкалар буенча барлык таләпләрне үтәргә тиешлеген ассызыклады.

"Дөнья киләсе 5-10 елда бик нык үзгәрәчәк, экология мәсьәләсе беренче урынга чыга. Сезгә ихтыяҗ бик зур булачак, мин моны сезгә вәгъдә итә алам. Экологиядән мөһимрәк берни булмаячак. Кытайда экологиягә игътибар итмәделәр, экология гел читтә калып килде, хәзер шуның нәтиҗәсен татыйлар", - дип белдерде Президент.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев