Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Роструд ковидтан прививка ясатмаучыларны эштән читләштерү мөмкинлегенә аңлатма бирде

Профилактика прививкалары булмаганда, кешене эшкә алудан баш тартырга яки эштән читләштерергә мөмкиннәр.

(Казан, 25 июнь, «Татар-информ»). Прививка ясатмаган хезмәткәрләрне эштән читләштерү Россия Хезмәт кодексында, федераль законнарда һәм башка норматив-хокукый актларда каралган. Бу хакта Роструд хәбәр итә.

«Хезмәт бурычларын башкармаган өчен хезмәткәрне эштән читләштерү мөмкинлеге Хезмәт кодексында каралган. Россия Хезмәт кодексының 76 маддәсенең 1 өлешенең 8 абзацында аңлатылганча, эштән читләштерү федераль законнарда һәм Хезмәт кодексында каралган очракларда гына түгел, ә Россиядәге башка норматив-хокукый актларда да каралган», — диелә хәбәрдә.

Мондый очракларга «Йогышлы авыруларның иммунопрофилактикасы турындагы» федераль закон нигезләмәләрен бозу да керә. Документ буенча, профилактика прививкалары булмаганда, кешене эшкә алудан баш тартырга яки эштән читләштерергә мөмкиннәр.

Реклама

Куркыныч йогышлы авырулар барлыкка килү һәм таралу куркынычы мәҗбүри вакцинация өчен төп шарт булып тора. Шуның аркасында төбәкләрнең баш санитар табиблары һәм аларның урынбасарлары гражданнарга яки эпидемия күрсәткечләре буенча кирәк булган билгеле бер төркемнәргә профилактик прививкалар үткәрү турында карарлар чыгара ала.

Хезмәттә әйтүләренчә, ковидтан вакцинация профилактик прививкалар календарена кертелгән. Әгәр төбәктә тиешле карар чыгарылган булса, бу мәҗбүри була. Хәзерге вакытта мондый документлар Россиянең уннан артык субъектында кабул ителгән. Әмма карар прививкаларга каршы күрсәтмәләре булган кешеләргә кагылмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев