Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Россиянең югары уку йортлары дистанцион укуга күчерелми

Министр урынбасары сүзләренчә, югары уку йортларында һәм тулай торакларда авыру йоктыручылар саны сизелерлек арту күзәтелми

(Казан, 13 сентябрь, «Татар-информ»). Россиянең барлык уку йортлары да гадәти режимда эшли башлады. Бу турыда «Российская газета» хәбәр итә.

«Әлегә ковид йоктыручыларның кискен арту очрагы юк, һәр көнне күзәтәбез», ди Россия фән һәм югары белем бирү министрының урынбасары Дмитрий Афанасьев.

Министр урынбасары сүзләренчә, югары уку йортларында һәм тулай торакларда авыру йоктыручылар саны сизелерлек арту күзәтелми, дистанцион укуга күчерү планы юк.

«Без кризис вазгыятьләрен җиңәргә өйрәндек. Әлегә көтелмәгән хәлләр юк, югары уку йортлары эшли», диде Дмитрий Афанасьев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев