Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Россиянең халык артисты Олег Анофриев вафат

"Бременские музыканты", "Сказка о попе и о работнике его Балде", "Как Львенок и Черепаха пели песню" мультфильмы геройлары аның тавышы белән сөйләшә.

Россиянең халык артисты, театр һәм кино актеры, җырчы, җырлар авторы Олег Анофриев 87 яшендә вафат булды, дип хәбәр итә RT.

Артистның үлеме турында телетапшырулар алып баручы Александр Олешко хәбәр иткән. Аның сүзләренчә, актер озак авырудан соң вафат булган.

Олег Анофриев "Алые паруса", "Кот в мешке", "Первый рейс", "Человек с бульвара Капуцинов" һәм "Нежданно-негаданно" фильмнары буенча таныш.

"Бременские музыканты", "Сказка о попе и о работнике его Балде", "Как Львенок и Черепаха пели песню", "Очень синяя борода" һәм "Где обедал воробей?" мультфильмы геройлары Олег Анофриев тавышы белән сөйләшә.

Фото: РИА Новости

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев