Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Россиялеләр банкаларга азрак ышана башлаган

Шулай ук иминият компанияләренә дә ышаныч дәрәҗәсе 35 процентка кадәр кимегән.

(Казан, 8 сентябрь, "Татар-информ"). Россиялеләр бер ел эчендә банкларга, иминият компанияләренә һәм дәүләтнеке булмаган пенсия фондларына (НПФ) азрак ышана башлаган, дип яза РИА Новости, Милли финанс тикшеренүләр агентлыгы (НАФИ) мәгълүматына сылтама ясап.

"Финансистлар көнендә без мониторинг тикшеренүләренең нәтиҗәсен бастырып чыгарабыз. Алар халыкның финанс институтларына ышанычын күрсәтә. Узган елның июль аеннан россиялеләрнең банкларга, иминият компанияләренә һәм дәүләтнеке булмаган пенсия фондларына (НПФ) булган ышанычы сизелерлек кимегән. Ә инвестиция компанияләренә һәм микрофинанс оешмаларга ышаныч дәрәҗәсе элеккечә калган", - диелә хәбәрдә.

Реклама

Шул рәвешле, россиялеләрнең 60 проценты банкларга ышана (14 проценты - тулысынча һәм 46 проценты - өлешчә). Бу күрсәткеч узган елдагыдан 7 процентка кимрәк. Билгеләп үтелгәнчә, бу кимү җавап бирергә авырсынган кешеләр хисабына күзәтелә. 2016 елның июлендә бу җавапны 52 процент кеше сайлаган. Шулай ук иминият компанияләренә дә ышаныч дәрәҗәсе 35 процентка кадәр кимегән. 2016 елның июлендә бу күрсәткеч 40 процент булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев