Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Россиядә уртача яшәү озынлыгы 71,9 елга җитте

Узган ел нәтиҗәләре буенча, илдә уртача яшәү озынлыгы рекордлы күрсәткечкә - 71,87 елга кадәр үсте.

(Казан, 29 июнь, "Татар-информ"). Узган ел нәтиҗәләре буенча, илдә уртача яшәү озынлыгы рекордлы күрсәткечкә - 71,87 елга кадәр үсте. Шул ук вакытта соңгы биш елда Россиядә уртача яшәү озынлыгы 2012 елдагы 70,2 елдан 2016 елга 71,87 елга җитте. Бу хакта Дәүләт федераль статистика хезмәте мәгълүматларына сылтама белән "Известия" җиткерә.

Россиядә иң озак яшәүчеләр Ингушетиядә, Дагыстанда һәм Мәскәүдә - андагы халык 77 яшьтән артыграк яши. Хатын-кызлар өчен ул 77 ел булса, ир-атлар өчен - 66,5 яшь.

Реклама

Искәртеп үтик, рәсми статистик хезмәтнең соңгы тикшеренүләре нигезендә, гыйнвар-май айларында Россиядә туучылар саны 679,2 мең булган. Узган елның шушы чорында туучылар күбрәк иде - 762,5 мең бала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев