Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Россиядә уртача пенсия күләме арта

Быел Россиядә уртача пенсия күләме ­13 620 сумны тәшкил итәчәк, дип хәбәр итә «Татар-информ», ТАССка сылтама белән. Россия вице-премьеры Ольга Голодец белдерүенчә, пенсия күләме пенсионерның яшәү минимумыннан якынча 60 процентка артыграк булачак.

Ольга Голодец, Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгының бюджет турындагы канун нигезендә, пенсиягә 1 апрельдән булачак индексациягә кадәрге норматив акт әзерләвен җиткерде.

Искәртеп үтик, алдан Россия хезмәт һәм социаль яклау министры Максим Топилин, якындагы өч елда Россиядә пенсияләрнең реаль күләме кимүе котылгысыз, дип белдергән иде.

Реклама

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев