Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Россиядә урамдагы таксофоннардан бушлай шалтыратып булачак

Ил буенча барлыгы 148 мең таксофон эшли.

"Ростелеком" ГАҖ июнь аеннан бөтен Россия Федерациясе территориясендә универсаль таксофоннар аша сөйләшү өчен элемтә түләүләрен гамәлдән чыгара. Шул турыда Дәүләт операторы башлыгы Михаил Осеевский Россия Элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышында хәбәр итте. Бу хакта "Интерфакс" хәбәр итә.

"Без агымдагы елның 1 июненнән Россия Федерациясе территориясендә теркәлгән теләсә нинди телефоннарга барлык шалтыратуларны да бушлай итәбез", - диде Осеевский.

Таксофоннар Россия территориясендә универсаль элемтә хезмәте күрсәтү кысаларында төзелгән. "Ростелеком" исә бердәнбер хезмәт күрсәтү операторы булып тора. Ил буенча барлыгы 148 мең таксофон эшли.

"Ростелеком" 2018 ел башыннан таксофоннар аша телефоннан шалтыратулар өчен түләүләрне даими рәвештә бетерә баруга кереште. Башта чара җирле тоташтыру өчен, соңрак - федерация субъекты эчендәге шалтыратулар өчен тарифларны бетерүне күздә тотты.

 

Фото: https://www.liveinternet.ru

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев