Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Россиядә ун елга беренче тапкыр карабодайның бәясе 100 сумнан арткан

2011 елның май аенда бер кг ярманың бәясе 162 сум булган.

(Казан, 20 сентябрь, «Татар-информ»). Россиядә карабодай запаслары җитәрлек, аңа кытлык юк, ә карабодай җитештерү күләмен эшкәртү предприятиеләренең ихтыяҗын каплый. Бу турыда Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы хәбәренә сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

Росстат мәгълүматлары буенча, Россиядә августта бер килограмм карабодай ярмасының уртача бәясе 102,51 сум тәшкил иткән, алдагы ай белән чагыштырганда 0,3 процентка һәм узган елның август ае белән чагыштырганда 17,8 процентка арткан.

Реклама

Соңгы тапкыр бер кг карабодайга бәясе 2011 елда (алдагы елда аномаль эссе булганан соң) 100 сумнан арткан иде. Мисал өчен, 2011 елның май аенда бер кг ярманың бәясе 162,02 сум, ә августта 103,41 сум булган. Әмма көз базарга яңа уңыш чыккач, карабодай бәясе төшә башлады, диелә хәбәрдә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев