Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Россиядә мөселманнарның саны 25 миллионга җитте

Россиядә мөселманнарның саны 25 миллион кешегә җитте һәм артуын дәвам итә. Россия Мөфтиләр шурасы рәисе шәех Равил Гайнетдин Төркиянең «Анадолу» агентлыгына биргән интервьюсында шулай дип белдерде.

Аның сүзләренчә, мөселманнарның саны Үзәк Азиядән күчеп килүчеләр хисабына гына түгел, ә мөселман гаиләләрендә туучылар күп булу аркасында да арта. Моннан тыш, мөселманнар арасында гомер озынлыгы да артыграк, диде Россия Мөфтиләр шурасы рәисе.

Мөселманнарның саны халык исәбен алу бырышында ачыкланган. Шулай ук әлеге статистиканы милли-мәдәни автономияләр, мөселман дини оешмалары һәм мәчетләр дә күзәтә, диде Равил Гайнетдин.

Мөселманнарның күбесе Мәскәү төбәгендә һәм Санкт-Петербург, Екатеринбург кебек зур мегаполисларда яши. Алар шулай ук бердәм Россия дәүләте оешканга кадәр ислам илләре (Әстерхан, Казан, Кырым, Касыйм, Ногай ханлыклары) урнашкан төбәкләрдә дә күп. Бу - хәзерге Татарстан, Башкортстан республикалары, Төньяк Кавказ территорияләре, диде мөфти.

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев