Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Март ае нинди булачак?

Татарстанда айның беренче ункөнлегендә һава температурасы нормадан 8 градуска югары булачак.

(Казан, 1 март, "Татар-информ"). Март - язның беренче ае булса да, шартлы рәвештә ул әле кыш фасылы буларак карала. Чөнки кар катламының эрүен апрель башы һәм урталарында гына күзәтәбез. Россия Гидрометеорология үзәге директоры Роман Вильфанд "Российска газета"га март аена булган фаразларны җиткергән.

"Һава температурасының тәүлек дәвамында 0дән югарырак күтәрелүен март азагында гына көтәргә кирәк. Мәскәү зонасында, һәрхәлдә, шулай булачак. Елгалар боздан апрель башында ачыла, кара каргалар март азагына әйләнеп кайта. Чын яз 23 мартта башлана, - дигән ул.

Шул ук вакытта Россиянең барлык территориясендә дә март җылы булачак икән. Һава температурасының күпьеллык климатик нормадан 4-10 градуска җылы булуы көтелә. Аеруча Үзәк зонада җылы булачак, дип фараз кылына.

Роман Вильфанд сүзләренчә, айның беренче ункөнлегенә фараз кылып карасак, Татарстанда һава температурасы нормадан 6-8 градуска җылырак булачак икән. Шулай да ул әле 0дән түбән - 2-4 градус чамасы салкын булачак, ди.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев