Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Россиядә кече бизнесны тикшерүне 2021 ел ахырына кадәр тыярга мөмкиннәр

Кече бизнесны тикшерүгә мораторий Covid-19 пандемиясе аркасында кертелгән.

(Казан, 26 октябрь, «Татар-информ»). Кече бизнесны тикшерүне 2021 елның 31 декабренә кадәр тыярга мөмкиннәр. Россия Президенты Владимир Путин РФ Министрлар Кабинетына шундый йөкләмә биргән. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.

«Россия Федерациясе законнарына кече эшкуарлык субъектларына карата планлы контроль-күзәтчелек чараларын гамәлгә ашыруга бәйле тыюны 2021 елның 31 декабренә кадәр озайтуны күздә тоткан үзгәрешләр кертүне тәэмин итәргә», - диелә боерык текстында.

Йөкләмәдә әйтелгәнчә, әлеге тыю салым һәм таможня контроленә, финанс-бюджет өлкәсендәге контрольгә, шулай ук гражданнарның тормышы һәм сәламәтлегенә зыян килү, табигый һәм техноген характерындагы гадәттән тыш хәлләр барлыкка килү куркынычы югары булган эшчәнлек төрләре һәм контрольлек итү объектларына кагылмый. Бюджет процессында катнашучыларны тикшерүне дә туктатмаячаклар.

Кече бизнесны тикшерүгә мораторий Covid-19 пандемиясе аркасында кертелгән. Шулай ук планнан тыш тикшерүләр үткәрү буенча контролерларның мөмкинлекләре дә сизелерлек чикләнгән. Подробнее: https://tatar-inform.tatar/news/society/27-10-2020/rossiyad-keche-biznesny-tiksher-ne-2021-el-ahyryna-kad-r-tyyarga-m-mkinn-r-5781458

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев