Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Россиядә гражданлыгы булмаган кешеләр өчен таныклык булдырыла

Документ Россия Эчке эшләр министрлыгы тарафыннан эшләнә.

(Казан, 27 июнь, "Татар-информ"). Россиядә паспорттан башка махсус документ ярдәмендә шәхесне ачыклау мөмкин булачак. Шундый документка канун проекты эшләү бара, дип хәбәр итә "Известия", хөкүмәт һәм көч структураларындагы чыганакларга сылтама белән.

Документның шулай ук Россия Эчке эшләр министрлыгы тарафыннан эшләнүе билгеле. Әлеге документ вакытлыча яшәү урыны алганчыга кадәр гамәлдә булачак. Аны алырдай кешеләр чит ил кешеләрен вакытлыча тоту урыннарында һәм төн кунып чыгу җирләрендә күп.

Документта хуҗасы турында төп мәгълүматлар, адресы һәм фотографиясе бирелә. Әлеге таныклык шәхесен билгеләүче документлары булмаганнарга да биреләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев