Саба ТВ

Россиядә 2020 елның 31 декабре ял көне булачакмы?

Февраль аенда россиялеләрнең өч ял көне булачак - 21-23 февраль.

(Казан, 16 октябрь, «Татар-информ»). 2020 елның 31 декабре Россиядә эшләми торган көн булачак. Бу хакта РФ Министрлар Кабинеты сайтында бастырылган карарда хәбәр ителә.

Шулай ук 2 һәм 3 гыйнварына туры килә торган шимбә һәм якшәмбе ял көннәре дә күчереләчәк.

Моннан тыш, 20 февраль (шимбә) 22 февральгә (дүшәмбегә) күчерелә. Шулай итеп, февраль аенда россиялеләрнең өч ял көне булачак - 21-23 февраль.

 

______________________________________________________________________________________________________________________________________

 

Безнең инстаграммга кушыл ===>>> Instagram.com/trksabadulkynnary/

______________________________________________________________________________________________________________________________________

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: